Рамазан ае башланырга бер атна кала ислам динендә булган бер төркем хатын-кызлар Хиҗаб көне үткәрергә җыелды. Бу мәҗлес кафеда, сыйлы табын артында узды. Мондый чара Кукмарада беренче тапкыр оештырылып, анда Саба районы, Киров өлкәсеннән килгән кунаклар белән барлыгы 110 кеше катнашты.
Кичәне Кукмара районы мөхтәсибәте Рәдиф хәзрәт Тимергалиев башлап җибәрде.
– Ир-атлар нинди генә көчле, батыр булсалар да, алар артында торучы, аларны тәрбияләүче әниләр, ханымнар бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә хатын-кызларга аерым бер сүрә – “Ниса” сүрәсен багышлый. Шуңа күрә хатын-кызның роле халкыбызны, милләтебезне тәрбияләүдә зур урын алып тора. Бу кичәгә җыелуыбызның да әһәмияте шунда, – диде ул, кунакларны сәламләп.
Кукмара мөхтәсибәте мөслимәләр берлеге рәисе Гөлсинур абыстай Коръән укып дога кылганнан соң, бәйрәмне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова дәвам итте.
Мөселман хатын-кызы ничек киенергә тиеш? Диндә киенүгә кагылышлы тагын нинди шартлар бар кебек сорауларга җавап итеп, районыбызның мөслимәләре чыгыш ясады.
Кечкенәдән дини тәрбия алмаган кеше өчен көннәрдән беркөнне хиҗаб кию җиңел генә бирелми. Әлбәттә, моңа акылың белән генә түгел, җаның-тәнең белән дә әзер булу кирәк. Кичәгә килгән райондашларыбыз әлеге юлны ничек үтүләре турында сөйләде.
Гадәттә, балалар, әти-әнисеннән күреп, дин юлыннан китә. Зур Кукмара авылында яшәүче Рузалина Җиһаншина, кызы артыннан ияреп, хиҗаб кигән.
– Кызым мәктәптә укыганда, 12 яшендә намазга басты, яулык ябып йөри башлады, – дип сөйләде ул. – Ул вакытта дин тотучылар аз иде әле, шуңа да аның бу адымын өнәп бетермәүчеләр дә булды. Мәктәпне тәмамлап, Казанга техникумга укырга керде. Ял көннәрендә кайткач, Кукмара мәчетенә йөри башлады, мин дә аңа иярдем. Икебез дә мәдрәсәдә укып чыктык. Бүгенге көндә, Төркиядә белем алып, гаиләсе белән шунда гомер итә.
Гөлчирә Корбанованың балалары Америкада яши. Гөлчирә ханым үзе дә, балаларының еш кына кунагы булып, чит җирләргә барып кайта икән. Рамазан аенда да шунда барып, Америка мөселманнарының ничек ураза тотулары, гомумән, аларның яшәү рәвеше турында килгән кунакларга кызыклы итеп бәян итте.
Хиҗаб, дигәч, кайберәүләр киң озын киемне генә күз алдына китерә. Ләкин хәзерге заманда хиҗабның да иң зәвыклысын, заманчасын сатып алу мөмкинлекләре зур. Шәһәребездә кибетләр дә, дини кием-салым тегүчеләр дә шактый. Бәйрәмдә оештырылган хиҗаб модасы да моның бер мисалы иде.
Кичәнең тагын бер төркем мөлаем кунаклары – балалар булды. Алар Арпаяз мәхәлләсеннән килгәннәр. Зөлфия абыстай җитәкчелегендәге сабыйлар Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын чагылдырган мөнәҗәт башкардылар.
Кичәдә мөселман хатын-кызларына зәвыклы итеп яулык бәйләү буенча мастер-класс, дини темага викторинакул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды. Бәйрәмгә килгән 79 яшьлек Рауза апа Закирова, иң өлкән ханым буларак, калфак һәм яулык белән бүләкләнде. Кукмара районы мөхтәсибәте, мөслимәләр берлеге, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы ярдәме белән үткәрелгән чара бүләкләүләр һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды
Чыганак: kukmor-rt.ru