50 ел бергә гомер иткәч, бу дата алтын туй дип атала. Алтын туй – исеме генә дә нинди матур, затлы, бәяле, шулай булгач, узган гомер дә алтынга тиң булырга тиештер дип беләм. Гомер бит, ничек әйтмешли, алай да уза, болай да уза, әмма аның һәр мизгелен кадерләп яшәсәң, ул күпкә матуррак һәм күңеллерәк.
Менә Бозлауда яшәүче Салихҗановлар нәкъ шулай итеп яшиләр – бер сүздә, бер киңәштә булып, бер-берсенә ихтирам, хөрмәт күрсәтеп, бер караштан аңлашып менә биш дистә ел инде бар яктан да үрнәк гаилә булып гомер итәләр.
“Туган як” газетасын укучыларга алар, дөресрәге, гаилә башлыгы Рамил Әхмәтович яхшы таныш, чөнки гомерлек җитәкче, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, аның турында күп тапкыр язып чыкканыбыз бар. Биш дистә елга якын авыл амбулаториясендә теш табибы булып эшләүче Кәримә Каюмовнаның да эшчәнлеге белән таныштырган идек. Ә бүген сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, алар белән гаилә буларак таныштырып үтәбез һәм 50 ел иңне иңгә куеп атлаган гомер юлларының чишмә башыннан -мәхәббәт тарихларыннан башлыйк, ә ул 1970 еллар башына карый.
Кәримә Кочко-Пожар кызы, Каюм абый белән Җамалия апа Шекаевларның җиденче, төпчек баласы булып үсә һәм мәктәпне тәмамлагач, алдагы тормышын медицина белән бәйләргә теләп, өлкә үзәге Горький шәһәренә юл тота, әмма бик зур конкурс булганлыктан, укырга керә алмый һәм поликлиникага эшкә урнаша. Апасы Фаилә педагогия институтында укый була һәм Кәримә еш кына аның янына тулай торакка йөри, шулай ук пединститутта укучы озын буйлы, мәһабәт гәүдәле баһадир Бозлау егете Рамилның нәкъ шунда күзе төшә дә инде зифа буйлы, тыйнак, матур кызга. “Ул чакта минем беренче бурыч – укырга керү иде, егетләр кайгысы юк, Рамилны да җитди кабул итмәдем, әмма ул үз дигәненә ирешә торганнардан, үҗәт булып чыкты, мәхәббәтемне яулады”, – дип искә ала Кәримә апа. “Нәкъ поликлиника каршында троллейбус тукталышы иде, мин шунда аның чыкканын “очраклы” рәвештә көтә идем”, – дип сүзгә кушылды Рамил абый да. Ул сөйгәненә укырга керергә әзерләнгәндә химия буенча мәсьәләләр чишәргә дә ярдәм итә хәтта, аннары һәр имтиханнан соң, шул исәптән үзенекеләрне тапшыргач та, чәчәк бәйләме белән килә. Театрга, кинога да билетлар ала. Менә шулай озак һәм матур итеп дүрт елга якын уза аларның очрашып-дуслашып йөрү чорлары.
Аннары Рамил укып бетерә һәм үз авылларында урын булмау сәбәпле, юллама буенча Петрякс мәктәбендә эшли башлый, ә Кәримәгә әлдә ике ел укыйсы. Ике арада хатлар йөри башлый, Рамил сөйгәненә көн дә диярлек хат яза һәм ул хатларны, ә алар бер зур төргәк, Кәримә апа бүгенгәчә саклый. Менә, ичмасам, кадерле гаилә ядкаре! Әлбәттә, Кәримә дә җавап хатлары яза, әмма аныкылар, кызганычка, сакланмаган, ә Рамил абый язганнарны балаларына, хәзер оныкларына күрсәтәләр, кайчак үзләре дә бергәләп укый.
Алар 1975 елның 7 мартында, Кәримә укып бетергән елда өйләнешәләр һәм тагы бер ел Петрякста яшиләр, чөнки уку йортын тәмамлагач, юллама белән барган җирдә өч ел эшләргә кирәк була. Уллары Илгиз дә әле Петрякста туа, аннары инде Бозлауга кайталар, нәкъ шул елда яңа йорт торгызалар, ә моңа чаклы иске йортны сүтеп, Рамилның әти-әнисе белән күрше әбидә яшиләр.
Рамил әти-әнисенең бердәнбер баласы була һәм Кәримәне алар үз кызлары кебек яраталар, яшь килен дә каен әти-әнисен нык хөрмәт итә. Кызганычка, улларының матур тормышына сокланып, шатланып яшәргә язмаган аларга, Фатыйма апа 1979 елда нибары 50 яшендә вафат була, Әхмәт ага да озакламый бакыйлыкка күчә. “Әти хәлсез иде инде, шулай бервакыт хастаханәдән киләбез һәм ул миңа: “Әгәр дә мин булмагач, Кәримәгә усал итенсәң, гүрдә ятып та риза булмам”, – диде. Бик яраттылар киленнәрен”, – ди Рамил абый.
Яшь гаилә матур гына яшәп ята, Илгизгә ике яшь тулгач, Илдарны алып кайталар, ике бала тупырдашып үсә, Кәримә җирле амбулаториядә теш табибы булып эшли, Рамил өр-яңа мәктәптә укыта. Яшь килен, әлбәттә, әти-әнисен, туган авылын сагына. “Ул чакта бит телефоннар да юк иде, өй телефоны әтиләрдә бар, ә Бозлауда юк. Сирәк кенә авыл советына барып шалтырата идем. Сагынганымны күреп, Рамил: “Сергачка барырга эшем бар, әйдә, Пожарга да узарбыз”, – дип, юк йомышны бар итеп әниләргә илтә иде, рәхмәт үзенә. Аннары инде яши-яши сагынулар басылды”, – ди Кәримә апа.
Шулай көн артыннан көн, ел артыннан ел уза, Кәримә яраткан эшен дәвам итә, аның даны тирә-якка тиз тарала һәм күрше авыллардан, район үзәгеннән дә аңа бик күп кеше йөри.
Ә менә Рамил Әхмәтовичка яратып алган профессиясе буенча озак эшләргә язмаган – туган авылы мәктәбендә ул нибары дүрт ел эшли – ике ел завуч, ике ел директор булып, аннары аны җирле Карл Маркс исемендәге колхозга рәис итеп билгелиләр. Коммунист буларак, партия кушканны үтәми хәл юк һәм теләге булмаса да, ризалаша. Ул чакта колхоз бераз бөлгенгә төшкән була һәм яшь җитәкче җиң сызганып, барлык булган оештыру сәләтен кулланып эшкә керешә һәм колхозны алдынгылар рәтенә чыгара. Хуҗалыкны ул 26 ел җитәкли – 1981 елдан алып 2007гә кадәр. Аның бу өлкәдә эшчәнлеге турында “Туган як” битләрендә бер тапкыр гына язылмады, нәкъ ул эшләгән елларда өйләргә телефоннар куелган, юллар, күперләр, суүткәргеч, балалар бакчасы, колхозчылар өчен торак йортлар эшләнгән, клуб, мәчет төзүгә дә зур өлеш керткән колхоз.
Аннары Рамил абый дистә елга якын Новинкидагы укыту хуҗалыгында хезмәт итә һәм һәрвакыт җәмәгать эше белән шөгыльләнә – өлкә татар автономиясенең башкарма директоры, аннары рәисе булып торды, өлкә көрәш федерациясен торгызып, аны җиде ел җитәкләде. Шулай ук гомер буе диярлек авыл, район Советы депутаты да ул, хәзер дә Спас округының депутатлар Советы рәисе булып тора.
Әле бит икесе дә үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашалар, бер генә мәдәни чара да алардан башка узмый. Рамил абый бик матур җырлый, искиткеч итеп баянда уйный, Кәримә апа төрле сәхнә күренешләрендә катнаша, хорда җырлый. Менә шундый күпкырлы шәхесләр. Төрле өлкәдә казанышлары бик күп – Кәримә Каюмовна “РФнең сәламәтлек саклау отличнигы” исеменә лаек булган югары категорияле табиб, Рамил Әхмәтович “РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, Түбән Новгород өлкәсенең атказанган ветераны, икесе дә Спас муниципаль округының хөрмәтле гражданиннары, ә инде икесенә дә тапшырылган төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, грамоталарының исәбе-хисабы юк. Шулай да иң зур горурлыклары – балалары һәм оныклары. Илгиз белән Илдар икесе дә югары педагогик белем алган, Илгизнең юридик дипломы да бар. Илгиз Шөбиле кызы Индира, Илдар төбе белән Бозлаудан булган, Мәскәүдә туып-үскән Эльвира белән гаилә корып, икесе дә башкалада төпләнгән.
Салихҗановларның дүрт оныгы – әби-бабайның аерым сөенече һәм горурлыгы. Эльза, Эмиль, Элина, Тимур алар өчен иң көтеп алынган кунаклар, җәйләрен гел авылда уздырганнар, хәзер кайсысы югары уку йортында, кайсысы колледжда белем ала. “Без алар белән гел татарча аралашабыз, Аллаһыга шөкер, дүртесе дә шартлатып татарча сөйли, бик акыллы, тәүфыйклы, ихтирамлылар, гел хәлләребезне белешеп торалар”, – ди Рамил абый. “Киленнәребез дә искиткеч, килен диярлегебез юк, кызларыбыз кебек алар безгә”, – дип сүзгә кушыла Кәримә апа. Килен каниш туфрагыннан алына дигәне нәкъ шулдыр инде, Кәримә апа үзе дә бик ягымлы, итагатьле, сабыр, киленнәре дә шундый.
Рамил абый яратучан, кайгыртучан, ягымлы йорт башы булса, Кәримә апа уңган хуҗабикә, гаилә учагын җылытып торучы. Ә бит аның гомер буе тагы бер бик мөһим, җаваплы вазифасы бар – ул да булса нәчәл хатыны булу. Бу бер дә җиңел эш түгел, җитәкче кеше бит өйдә аз була, барлык тормыш мәшәкате хатын-кыз җилкәсенә төшә. “Әлбәттә, җиңел түгел, артыкны сөйләргә, кыланырга ярамый, син һәр яктан үрнәк булырга тиеш, балаларны да шундый каты кысаларда тәрбияләдек. Әмма мин Рамилга шуның өчен рәхмәтлемен – миңа авырлык азрак эләксен өчен, ул өйдә барлык уңайлыкларны тудыра иде. Һәм тагы берсе – син һәрвакыт кунаклар каршы алырга әзер булырга тиеш”, – ди Кәримә апа.
“Әйе, Кәримәгә рәхмәт, һәрчак тиз арада табын корды. Хәзер бит ул кафе-рестораннар күп, ә без барлык килгән җитәкчеләрне, тикшерүчеләрне өйгә алып кайта идек, кунган вакытлары да булды. Шундый акыллы тормыш иптәше бүләк иткәнгә мин язмышыма бик рәхмәтлемен”, – ди Рамил абый.
Менә шулай матур гына яши Салихҗановлар, туган, яшәгән җирләрен нык яраталар, халык файдасына әле дә булса үзләрен аямыйча хезмәт итәләр. Ә бит яшь чакта икесе дә Мәскәүгә китәргә планлаштырган булган. Кәримә апага, укырга керә алмагач, бер туганы үзе белән алып китеп урнаштырырга тәкъдим иткән, әмма бер кәсеп алмыйча кая да бармыйсың дигән әтисе. Рамил абый да институтны тәмамлап, бер ел армия хезмәтен үтәргә дә, башкалага китеп урнашырга ниятләгән. Тик нәкъ шул елда хөкүмәт укытучыларны һәм табибларны хәрби хезмәткә алмаска дигән карар чыгара һәм ул өч елын Петрякста эшләгәч, бу фикереннән кайта, гаиләсе дә була инде. Менә шулай язмыш аларның планнарына үз карарын кертә, әмма Салихҗановлар бер дә үкенми, киресенчә, шатланалар гына.
Алар алтын туйга алтынга тиң гомер итеп килеп җиттеләр, авылда гына түгел, өлкә татарлары арасында да абруйлары зур, олы ихтирамга лаек шәхесләр. Алтын туйлары уңаеннан бүген округ үзәгендә дә олы хөрмәт күрсәтеп, котладылар үзләрен.
Без дә хөрмәтле Рамил Әхмәтович белән Кәримә Каюмовнаны ихластан гомер бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Шулай пар канатлы булып, бала-оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә тагы да күп кенә гаилә бәйрәмнәрен каршы алырга язсын.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Фотолар гаилә архивыннан.