tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Еллар һәм юллар гизеп килгән туфрак
Еллар һәм юллар гизеп килгән туфрак

Еллар һәм юллар гизеп килгән туфрак

Камышлы районының Яңа Усман авылында Самара  дәүләт университетының «Сокол» эзләнүчеләр отряды әгъ­залары белән кызыклы очрашу булды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан Исмәгыйль Гаффан улы Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган иде.

Исмәгыйль Гаффан улы Вә­лиәхмәтов Яңа Усман авылында 1923 елда алты балалы гаи­ләдә туган. Сугышка кадәр берникадәр вакыт колхозда эшләп өлгергән. 1941 елда ул сугышка китә һәм 1943 елның 13 августында  “Батыр­лык өчен” медале бе­лән бүләкләнә. Шул ук елның 23 августында Дон­бассны азат иткәндә герой­ларча һәлак була һәм шунда ук күмелә. Эз­ләнү­челәр от­ряды бу сугышчы турында мәгълүмат тап­­каннар һәм без­­­нең белән бү­ле­шергә кил­де­ләр.

Очрашу барышында эзлә­нүчеләр һәм авылдаш­лар Исмәгыйль Гаффан улы­ның туганнары белән кү­реш­теләр,  аның хәрби батырлыгы өчен тапшырылган  орден-ме­даль­лә­рен, документларын барладылар. Чарада катнашкан һәр кеше өчен бу күңелләрне нечкәртерлек әһәмиятле вакыйга булды.

Шулай ук мәктәп укучылары һәм Яшь армиячеләр белән кызыклы әңгәмә оештырылды. Героебызның батырлыгы һәм патриотизм әһәмияте турында фикер алышу булды. Укучылар сугыш турындагы истәлекләрне кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Кунак­лар мәктәп музеен да карап чыгып, төбәгебез тарихына бәйле экспонатлар белән таныштылар. Аннан барыбыз да Яңа Усман авылының Туган якны өйрәнү музеена юнәлдек. Бу туган җиребез тарихи мирасын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.

Очрашу ахырында эзлә­нүчеләр отряды әгъ­залары Исмәгыйль  Вәли­әхмәтов кү­мелгән туганнар кабереннән алып кайткан бер уч туфракны аның якыннарына тапшырдылар. Бу аның батырлыгына хөрмәт символы итеп кабул ителде.

Гөлүсә Зарипова

“Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*