Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә бара. Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиллеге оештырган ифтар мәҗлесе узачак.