tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Телсез күке»нең экранга чыгуы
«Телсез күке»нең экранга чыгуы

«Телсез күке»нең экранга чыгуы

Г.Камал театрында язучы, драматург Зөлфәт Хәким әсәре буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган «Телсез күке» спектаклен күпләр хәтерлидер.

Онытырга мөмкинме соң? 1939 ел. Совет-фин сугышы. Урманда ике татар очраша. Берсе – үзебезнең Субай авылыннан, икенчесе Финляндиядә туып үскән, әмма тамырлары шулай ук Субай авылына барып тоташа. Фин снайперы Зыятдин Зарифны, һичшиксез, атып үтерәчәк иде. Татар җыры яңгырамаса…

Икесе ике илдә яшәп, бер-берсенә каршы сугышырга мәҗбүр булган ике татар егетен Карелия урманында татар җыры берләштерә. Җыр ул – милләт символы. Кайда гына яшәсәң дә, ана сөте белән кергән тәрбия онытылмый. Төрле кысу-эзәрлекләүләрдән качып чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезнең, сибелгән, көчсезләнгән татар милләтенең фаҗигасе бу әсәрдә. Спектакльдә баш рольне – олыгайган Зарифны Әзһәр Шакиров башкарган иде. Бу рольгә аннан да шәбрәк артистны табу мөмкин түгелдер.

Еллар үтте. Ни аяныч, «Телсез күке» репертуардан төшеп калды. «Татаркино» исә бу әсәр буенча шул ук исемдәге фильм төшергән һәм былтыр «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә аны беренче тапкыр тамашачыларга тәкъдим иткән иде. Ул Татарстан Республикасы Рәисенең «Кино сәнгатендәге гуманизм өчен» махсус бүләгенә лаек булды. Фильмда төп рольләрне Инсаф Нәҗипов (Зариф), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Кәшифә), Эльдар Гатауллин (Зыятдин), драматург Зөлфәт Хәким үзе (олыгайган Зариф) башкара. Режиссеры – Рәүф Кубаев. Фильм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән төшерелгән. Рольләрдә Белоруссия артистлары да катнаша.

Егерме ел эчендә сәясәт нык үзгәрде. Спектакльдә милли мәсьәлә, татар теле проблемасы бик кыю күтәрелгән булса, бүген фильмда күбрәк лирика, җыр, табигать күренешләре аша туган җир образы алга чыккан. Ләкин барыбер ул уңай тәэсир калдыра. Нинди генә кимчелекләре булса да, Зөлфәт Хәким әсәренең тәэсир көче шул ук. Зариф ролен башкарган Инсаф Нәҗиповның эше мактауга лаек. Кино сәнгатендә беренче генә тәҗрибәсе булса да, Сәйдәбез дә ышандырырлык итеп уйный.

Ниһаять, фильмның прокатка чыгар вакыты җитте. Шул уңайдан аны Казаныбызның «Мир» кинотеатрында күрсәттеләр. 11, 12 мартта Чаллы, Лениногорск, Баулы, Менделеевск шәһәрләрендә,  тамашачыларга беренче тапкыр фильмны тәкъдим итеп, очрашулар үткәреләчәк. Шуннан соң инде аны республикабызда яшәүче һәркем кинотеатрга килеп карый ала. Фильм инглиз, гарәп телләренә тәрҗемә ителгән. «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова «Телсез күке»не төрки илләрдә күрсәтү нияте барлыгы турында әйтте. Финляндиягә бару әлегә күздә тотылмый, мәсьәләнең сәяси ягы четерекле. Спектакль исә 2006 елда – Англиядә, 2008дә Финляндиядә күрсәтелеп, андагы тамашачыларда көчле тәэсир калдырган иде. Газетабызның әлеге саны әзерләнгән вакытта «Телсез күке» режиссер Р.Кубаевның туган ягы Үзбәкстанда күрсәтелергә тиеш иде. Тамашачылар татар фильмын ошатып калгандыр, дип ышанып калабыз.

Миләүшә Галиуллина.

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*