Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле әдип, шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист, драматург, фронтовик-язучы Нәби Дәүлинең тормыш һәм иҗат юлына багышланган очрашу кичәсе узды. Язучыны искә алырга дип язучылар, укытучылар, студентлар, укучылар җыелган иде.
Кичәнең тантаналы өлеше искиткеч тәэсирле итеп башланды: Түбән Кама шәһәренең Кол Гали исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре Нәби Дәүли шигырьләрен сөйләп, тамашачы күңеленә язучының көчле рухын җиткерделәр. Кунакларны китапханә директоры Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова сәламләде.
Шунысы кадерле тоелды: очрашуга Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина кайткан иде. Истәлекләре белән уртаклашканнан соң, ул әтисенең сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Яшәү белән үлем арасында» дигән повестеннән һәм туган авылы Миләүшәгә багышланган поэмасыннан өзекләр укып үтте. Шулай ук, әтисенең ачы тормыш юлы узуын, сугыш тәмамлангач та, әсәрләрен бастырырга рөхсәт итмәүләрен, озак еллар буе Аккош күлендәге Язучыларның иҗат йортында яшәвен, анда каравылчы кебек төрле эшләр башкаруын искә алды. Бары 12 ел узгач кына, аның “Яшәү белән үлем арасында” дигән әсәре басылуын ассызыклады.
Бөек Ватан сугышы вакытында немецларга әсирлеккә төшеп, фашист концлагерьларының барлык михнәтләрен кичерүен искәртеп үтте. Туган ягы Әлкидә язучы истәлегенә булдырылган музейны, әтисенең шәхси әйберләре, китаплары белән баетуга Гөлфия ханым, үзе дә Милли музей хезмәткәре буларак, даими рәвештә өлеш кертеп тора икән.
“Әтием кешеләрне яратты, оптимист булды, нинди генә киртәләргә карамастан, шат күңелле кеше булып кала белде”, дип Нәби Дәүлинең даһи да, шул ук вакытта гади да, искиткеч кешелекле икәнлеген дә янәдән исбатларлык истәлекләре белән уртаклашты.
Чарада Татарстан Язучылар берлеге урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы җирле бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин үзенең чыгышын Нәби Дәүлине күргән вакытларын искә алып башлап җибәрде, юморга хәвәс язучының кызыклы тормыш вакыйгаларын сөйләп үтте. Бүгенге очрашуның зур әһәмиятен билгеләп, Нәби Дәүлинең сабый чактан ук тормышның бөтен ачысын татып үсүен, олы мәдәният мәйданына кырыс тормыш сынаулары аша килүен, халкыбызга бай әдәби мирас калдырып китүен, сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм заманга аваздаш темаларны яктыртуы белән аерылып торуын әйтеп үтте.
Түбән Кама шәһәренең Әлки якташлык җәмгыяте вәкиле, Нәби Дәүлинең якташы Мансур Ганиев, язучының туган ягы, туган авылы Мәүләшә турында сөйләде, шулай ук, ул якларда туган яисә нәсел тамырлары шуннан булган сугыш геройлары, язучылар, артистлар, галимнәр исемнәрен атап үтте. Күпме язучы, шагыйрь чыккан безнең халык арасыннан, – дип горурланып сөйләде ул.
Очрашуны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге милли китапханә җитәкчесе Гүзәлия Гыйбадуллина бик матур итеп, истәлек – хәтирәләргә төреп алып барды.
Нәби Дәүли сүзләренә иҗат ителгән җырлар – “Чулпан” ( “Илһам” ансамбле җитәкчесе Ильяс Шаяхметов башкаруында), һәм “Син кайда идең” ( Рөстәм Мортазин белән Миләүшә Нуруллина башкаруында) язучыга мәдхия булып яңгырады.
Кичә барышында язучы турындагы хатирәләр, үткән елларның тетрәндергеч авазы булып, күңел түрләренә үтеп керде.
Күренекле татар язучысы, Бөек Ватан сугышы каһарманы Нәби Дәүлинең иҗаты рухи маяк булып халык күңелендә яши бирә. Әйе, бу мәртәбәле очрашу да, тарих битләренә язылыр әле.
Валентина Ибраһимова