Бүген, 26 март көнне, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә ифтар ашы узды.
Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчеләре Индус Таһиров, Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Рамазан ае – мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятләре иңә башлаган өчен кадерле.