tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ студенты Казанда узган «Яз гүзәле – 2025» бәйгесендә җиңү яулады
Фото: «Яз гүзәле» бәйгесенең ВКонтактедагы төркеменнән
Фото: «Яз гүзәле» бәйгесенең ВКонтактедагы төркеменнән

КФУ студенты Казанда узган «Яз гүзәле – 2025» бәйгесендә җиңү яулады

Казандагы «Пирамида» концертлар залында узган «Яз гүзәле – 2025» матурлык һәм талант бәйгесе быел Россиянең 14 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан килгән 30 студент кызны бер сәхнәгә җыйды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел катнашу өчен рекордлы санда гаризалар кабул ителгән — илнең 14 регионыннан йөзләгән студент кыз конкурска заявка юллаган.

Суперфиналга чыккан 10 катнашучы арасыннан җиңүче итеп Казан федераль университеты студенты Динә Зарипова сайланды. Динә – Балтач кызы. Ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында музыка юнәлеше буенча белем ала. Аңа җиңү билгесе буларак традицион татар калфагы һәм хәситә бүләк ителде.

«Әгәр истә калдырган булсагыз, минем девиз — үз хыялыма киң адымнар белән атларга! Барлык туганнарыма, әти-әниемә, энемә, кызларга һәм хөрмәтле жюрига зур рәхмәтемне белдерәм. Бу — әле бары башы гына!» — дип уртаклашты тәэсирләре белән җиңүче.

  • «Яз Гүзәле» проекты Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук «Идел» Яшьләр үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул милли мәдәниятне саклау, яшьләр арасында татар халкының традицияләрен популярлаштыру максатында үткәрелә. Быел ул XVI тапкыр уздырыла.

Ильяс Хаҗиев

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*