Казан шәһәре Вахитов районының “Татар телендә белем тәрбия һәм бирүче 89нчы санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”нда “Ак калфак” оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды. Утырышның темасы — “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиясендә туган телне һәм милли үзаңны үстерүдә халык педагогикасы”.
Чарада балаларга исем кушу, кунак каршы алу, каз өмәсе йолаларын ата-аналар сәхнәләштерелгән формада күрсәттеләр, шулай ук татар халык уеннарын тәкъдим иттеләр.
Татарстанның Балык бистәсе районыннан килгән “Каенлык” балалар бакчасы тәрбиячеләренең һәм биредә эшләүче тәрбиячеләрнең уеннар буенча өйрәтү дәресләре тәҗрибә уртаклашу формасында узды. Кул эшләре күргәзмәсе дә күңелдә матур тәэсир калдырды. Ул 13нче санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре, 89 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр тарафыннан оештырылган иде.
Чараның азагында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы чыгыш ясады. Кунаклар тамаша кылган йолаларның дөрес үтәлеше һәм тирән мәгънәви ягы турында сөйләп, Кадрия Рәис кызы игътибарны тел, тәрбия һәм киенү гадәтенә юнәлтергә өндәде.
Шулай ук Кадрия Рәис кызы 14 нче апрель көнне узган “Татар кызчыгы, татар малае-2025” бәйгесенә йомгак ясап, киләсе елга әзерлекне башлау кирәклеге турында да ассызыклады.