tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында “Казан Квест” уены узды
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында “Казан Квест” уены узды

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында “Казан Квест” уены узды

14 апрель көнне ТР районнары һәм Казан мәктәпләре арасында Казан Квест уены узды. Укучылар Казан үзәгендә төрле нокталар буенча йөреп биремнәр үтәделәр.

Квестта бәйгенең икенче этабына узган 15 команда ягъни 100 гә якын укучы катнашты. Биремнәр арасында ребуслар чишү, гарәп графикасыннан кирилл графикасына күчерү, кроссворд чишү, үзәк урамнарда сораштыру төшерү, һәм башка кызыклы биремнәр булды.

15 ноктадан торган Казан Квест уены Татар китабы йорты, Габдулла Тукай әдәби музее, Каюм Насыйри музее, Чәкчәк музее һәм Шәрык клубы белән бергәлектә үткәрелде.

Казан Квест уены нәтиҗәләре 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты вакытында игълан ителәчәк!

Бәйге Казан Хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә узды.

Күбрәк фотоларны безнең ВКонтакте сәхифәсендә карый аласыз!

 Нияз Гатаулла фотолары

Источник: TATFORUM

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*