tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан иҗатчылары «Әдәби тукталыш» проектында очрашты
Башкортстан иҗатчылары «Әдәби тукталыш» проектында очрашты

Башкортстан иҗатчылары «Әдәби тукталыш» проектында очрашты

Уфа шәһәрендәге «Әдәби тукталыш» проектының «Шигърият һәм «җырият» дигән очрашуы булды. Сөйләшүдә Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Руслан Сөләйманов, җырчы-музыкантлар, шигырь китабы авторлары Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, җырчы һәм композитор Флера Шәрипова һәм яшь татар шагыйрьләре, журналистлар катнашты. Монда шигырь белән җыр текстлары арасында аерма һәм уртаклык бармы, кайсы юнәлештә иҗат итү отышлырак, шигърияттә урлашу проблемасы кебек темаларга фикер алышу булды.

««Зәйнәб» чәйләр бренды хуҗасы Ләйсән Сираева «Заман» ресторанында әдәбиятка багышланган берәр проект булдырырга тәкъдим итте. Мин шул ук көнне уйларга баттым һәм «Әдәби тукталыш» ачарга, дигән уйга килдем. Яшен тизлегендә барган хәзерге заманда фикердәшләр, каләмдәшләр һәм гомумән иҗатташ дуслар белән күрешеп сөйләшүгә ни җитә?! Шигърият, иҗат турында урамда фикерләшеп булмый бит. Ә болай җыелып, чәйләр эчеп ихлас аралашабыз. Сөенечле күренеш, яшь иҗатчылар килеп кушыла. «Әдәби тукталыш» – яшь язучылар өчен менә дигән мөмкинлек», – дип сөйләде Башкортстан Республикасының «Өмет» газетасы журналисты, «Диләфрүз» басмасы баш мөхәррире һәм язучы Эльмира Ибраһимова «Татар-информ»га.

Әлеге клубны ачу идеясе агымдагы елның гыйнвар аенда барлыкка килгән булган. Февраль аенда тәүге очрашу үткән. Шулай ук әңгәмәдәш ассызыклавынча, төбәкнең татар әдәбияты киләчәге якты.

«Мәсәлән, беренче китап бастыру» темасына очрашу булды. Яшь шагыйрьләр гадәттә, беренче шигырьләрен өстәл тартмасына җыялар. Әле кыюсыз гына, әдәбиятка кыенсынып кына кереп баралар. Аларда китап нәшер итү теләге булса, кая барсыннар? Бу хакта да гәп кордык, киңәшләр яңгырады. Мин үзем 20 ел әдәбият белән эшләгән кеше буларак, яшь иҗатчыларыбызның әдәби аренага ясаган адымнарына шатланам. Шигырьләрен, башка төр әдәби әсәрләрен газета-журналларга җибәрергә өндим. Вакытлы матбугат басмаларына да яңа исемнәр, яңа авторлар кирәк. Алга таба Татарстаннан яшь язучыларны үзебезнең очрашуларыбызга чакырасыбыз килә», – диде ул.

Юлай Низаев

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*