tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленең гала-концерты булып узды
«Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленең гала-концерты булып узды

«Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленең гала-концерты булып узды

Бүген, 25нче апрель көнне, «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленең гала-концерты булып узды.

Концерт кунакларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде.

“Әлеге фестиваль бик халыкчан. Һәрбер эшнең үзенең тирән мәгънәсе бар. Бу бәйге дә тугандаш булган татар һәм башкорт халыкларына дуслык күперен төзүче фестиваль. Бу чара сезнең күңел дәфтәрләрегездә тирән эз калдырырлык дәрәҗәдә уелып калсын. Фестиваль 14нче мәртәбә уздырыла. Моның өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт җиткерәбез. Шулай ук аерым рәхмәт “Татнефть” ширкәтенә”,

— диде Данис Фәнис улы үз чыгышында һәм “Татнефть” хәйрия фонды директоры Газизова Эльмира Өлфәт кызын “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара берлегенең медале белән бүләкләде.

“Нефтьчеләр республикабызның икътисадын үстерү өчен эшли, ә җырларыбыз татар һәм башкорт халкының рухи байлыгын арттыра. Киләчәктә дә бердәм булып, бергә эшләргә язсын”, — дип рәхмәтен белдерде Эльмира Газизова.

Конкурсны 2011нче елдан бирле «Идел» Коммерцияле булмаган мәдәниятне үстерү фонды, Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә уздыра.

«Идел» фестиваль-бәйгесе яшь башкаручыларны туган телнең, үз халыкларының музыкаль мәдәниятен саклап калырга омтылуда берләштерә һәм Россия халыкларының күп гасырлык дуслыгын символлаштыра. Чара, гадәттәгечә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үткәрелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*