28нче апрель көнне ТР АМР “Адымнар – Алабуга” күптелле белем бирү комплексы” МАБУндә “Ач, шигърият, серләреңне” районкүләм әдәби фестивале узды. Фестивальдә мөхтәрәм кунаклар — күренекле язучы, шагыйрь Факил Сафин һәм язучы, прозаик, шагыйрә Әлфия Ситдикова катнашты. Чарада БТКның Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы, иҗат белән шөгыльләнүче укытучылар катнашты. Алар үзләре иҗат иткән хикәя, нәсер һәм шигырьләрне башкардылар. Фестивальнең дәвамлы булуын телибез!