Кичә «Яктылык» мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Үлемсез полк» акциясе узды.
Укучылар, укытучылар, ата-аналар, мөхтәрәм кунаклар илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ата-бабаларының портретларын тотып, урам буйлап узганда батырларыбыз тагын бер тапкыр искә алындылар, тыныч күк йөзе өчен аларга һәрбер катнашучы күңеленнән рәхмәт белдерде.
Искиткеч дулкынландыргыч булды. «Үлемсез полк» хәтернең мәңгелек булуын дәлилли. Яшь буын вәкилләре безгә бүгенге матур тормышны бүләк иткән геройларыбызны белергә, аларның якты истәлеген сакларга тиеш.
Акция кунаклары өчен тирән эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Мәктәп ашханәсе пешекчеләре пешергән «солдат боткасы»н да кунаклар саф һавада бик рәхәтләнеп авыз иттеләр.
Чыганак: samtatnews.ru