15нче май көнне Актаныш районы Пучы авылында, фронтовик – шагыйрь Нур Баянның тууына 120 ел тулган юбилей елында, Нур Баян исемендәге иҗат фестиваленең «Халкым өчен тугры калырмын» бәйгесенә йомгак ясалды. Гран-прига күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе, Пучы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ләйлә Нуриева лаек булды.
Фестивальнең мәртәбәле кунаклары – Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Таһир Әхмәев кебек Нур Баян хуҗалыгын җитәкләгән рәисләр, Татарстан Язучылар берлеге урынбасары – Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе, күренекле язучы Факил Сафин, язучы Әлфия Ситдикова, укучыларны бәйрәм белән котладылар, иҗади уңышлар, китаплар укып, татар телебезне тагы да зуррак биеклеккә күтәрүләрен теләделәр, җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырдылар.