Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин «Бәллүр каләм» бәйгесе Татарстан журналистларының һөнәри осталыгын үстерүгә этәргеч булуын билгеләде. Бу хакта ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVIII «Бәллүр каләм» бәйгесенең (премиясенең) лауреатларын бүләкләү тантанасы вакытында әйтте.
«Бәллүр каләм» бәйгесе инде 28нче тапкыр уздырыла, һәм ул үзенең актуальлеген һәм әһәмиятен югалтмый, Татарстан Республикасында журналистларның һөнәри осталыгын үстерүгә этәргеч булып тора. Нәкъ менә сезнең сүзгә колак салалар, сезгә ышаналар, сезнең аркылы без халыкка республикадагы социаль әһәмиятле вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерәбез. Һәм сез һәрвакыт үзегезнең профессиональлегегезне исбатлыйсыз. Җиңүнең 80 еллыгы елында республика һәм бөтен илебез героик үткәнебез өчен горурлык хисе кичерә. Бүген без иң яхшыларны һәм лаеклыларны бүләклибез. Конкурс журналистика исән чакта яшәячәк», – дип мөрәҗәгать итте конкурста катнашучыларга Песошин.
Ул Татарстанның заманча журналистикасының төп бурычларының берсе итеп яңа кадрлар җәлеп итүне атады.
«Яңа кадрлар җәлеп итү медиа тармакның мөһим бурычы булып кала. Журналистика үзгәрә, яңа буын һөнәргә кызыксынып килә», – дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Чыганак: tatar-inform.tatar