19 октябрьдә Татарстанның Кукмара үзәк китапханәсендә районның “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең”Ак калфак” оешмасы белән берлектә 2016-2017 елгы сезоны ачылу уңаеннан утырышы үткәрелде.
Утырышта Арча районының “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе язучылары да катнашты.

Шунда ук районның “Ак калфак” иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина тарафыннан чыгарылган, район авторлары иҗаты тупланган “Күңел рәсем ясый” китабы тәкъдим ителде.