Бу көннәрдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә оста куллы хатын-кызлар клубы үзенең 5 еллык юбилей бәйрәмен билгеләп үтте.
Килүчеләрне өлкәбезнең күренекле гармунчылары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Җәгъфәр Касыймов белән Ислам Сафин дәртле көйләр, матур җырлар белән каршыладылар. Бинаның икенче катында «Чәчәкләр галереясы» дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе әзерләнгән иде. Биредә уңган хатын-кызларыбызның төрле төрдә башкарылган күз явын алырлык иҗат җимешләре куелган.
Төп өлешне мәдәният үзәге хезмәткәре Ринат Гарифуллин алып барды. Кунакларны сәламләгәннән соң, сәхнәгә «Корама» клубы җитәкчесе Гөлбану Әминованы чакырды. Ул себер татарларының мирасын саклап калу, үстерү максаты белән оештырган кул эшләре клубының тарихы белән кыскача таныштырып: «2020 елда өлкә себер татар автономиясе активистлары сазъяк арты авылларына барганда, миңа да үземнең кул эшләрем белән барырга тәкъдим иттеләр. Шунда автономия җитәкчесе Фәүсия Марганова иҗатым белән танышып, иҗади түгәрәк булдыру турында миңа сүз катты. Пандемия башланып, өйдә утырган вакытта без 3-4 хатын-кыз бергә җыелып эшләп башладык. Башта без Төмән шәһәренең 13 нче китапханәсендә, аннары Мельникайте урамындагы мәчеттә, хәзер менә мәдәният үзәгендә дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрдә, балалар төркеме белән бергә 50гә якын кеше җыелабыз. Зур рәхмәт мәдәният үзәге директоры Мансур Кәбировка һәм аның хезмәткәрләренә, шулай ук безгә һәрьяктан ярдәм итеп торган Фәүсия Маргановага», – дип сөйләде. Һәм үзләре, эшләре белән таныштырган видеоролик карарга тәкъдим итте.
Корамалыларны бәйрәмнәре белән Төмән шәһәренең милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Платон Осоткин котлап, Гөлбану Әминовага актив һәм нәтиҗәле эше өчен шәһәр башлыгы Максим Афанасьевтан Рәхмәт хаты тапшырды. Аның тәбрикләү сүзләренә өлкә себер татар автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиева, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев кушылдылар. Максим Сагидуллин үзе белән 1960 елларда апае теккән, бүгенге көнгә хәтле гаилә мирасы итеп сакланган корама япманы алып килгән. Җәгъфәр Касыймов да тамашачыларны таң калдырып, 72 ел элек төрле төстәге тукыма кисәкләреннән әнисе теккән үзенең юрганын күрсәтте. «Бу юрганны миңа Фирдәвес апам бирде, ул аны саклап калган. Хәзер өебездә аннан да кадерлерәк әйбер юк», – диде ул. Сәләтле, уңган хатын-кызларыбызга мәдхия җырлап Хәлил Вагайлы, Гөлнара Калиева, Фәнил Гафаров шигъри юллар багышладылар. Бәйрәм барышында үзләренең кул эшләре белән төрле бәйгеләрдә җиңгән, күргәзмәләрдә, мастер-классларда катнашкан остабикәләргә мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара татар җыр-көйләре, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Римма Хәйруллина, Альбина Белова, нәни кызчык Юлия Гарифуллинаның моңлы җырлары, «Вак бәлеш» (җитәкчесе Ислам Сафин) фольклор ансамбле, Җәгъфәр Касыймов белән Ислам Сафинның чыгышлары тамашачылар күңелендә озакка сакланыр. Бәйрәм кичәсе милли ризыкларны тәм-том итеп чәй эчү, сөйләшүләр, фикер алышулар белән дәвам итте.
Чыганак: “Яңарыш” газетасы