Бүген Оренбург өлкәсе Сабан туе кысаларында мөһим яңалык игълан ителде: 2027 елда XVII Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында узачак. Бу хакта рәсми килешү Оренбург өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Евгений Анатольевич Солнцев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов арасында төзелде.
Исегезгә төшерәбез, быел, 2025 елның 28 июнендә, XV Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында узачак. Ә 2026 елда бәйрәм эстафетасын Пенза өлкәсе кабул итәчәк дип көтелә.