tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова: Журналист кызыксынучан булырга тиеш
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова: Журналист кызыксынучан булырга тиеш

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова: Журналист кызыксынучан булырга тиеш

Татарстан журналистикасында үз юлын салган, тарихка кереп калган журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова журналистика эшчәнлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Хезмәт юлын башлаганда һәр һөнәр кешесенә әйтә торган сүзем бар: эшләгәнең команда өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен була. Еллар үткәч, моның дөрес сүз икәненә инанасың. Шуңа риза булып эшләргә, тырышырга кирәк. Һәр һөнәрнең нигезендә тырышлык ята.

Икенчедән, журналист хезмәте – нормалашмаган хезмәт. Ул иртәнге 6да да, төнлә дә эш урынында булырга мөмкин. Яратып эшләгән эштә тизлек, оперативлык мөһим. Без эшләгән вакытта интернет заманасы булмаса да, «теге яки бу вакыйганы иң беренче булып без язып чыгабыз» дигән әйбер һәр коллективта бар иде. Газета-журнал редакцияләре арасында үзенә күрә бер ярышу иде. Материалны тиз һәм аның эксклюзив төстә бирәсең икән, журналистика белән янасың, дигән сүз. «Әй, ярар, язылыр әле, аннан соң язармын әле», – дисәң, аның актуальлеге югала, бетә. Чөнки беренче тәмен аның башка кеше алган була.

Мин чит илләргә йөрдем, сәяхәт иттем. Телне белмибез. Тел белмичә кая гына барсам да, газеталар алам, карыйм. Миңа ул журналист буларак кызыклы. Журналист кызыксынучан булырга тиеш, һәр нәрсә белән кызыксынса, үзенә үк яхшы. Ата-аналар темасы һәрвакыт актуаль: өлкәнрәкләр яшьләрне тәнкыйтьли, яшьләр, киресенчә: «Безнең белән канәгать түгелләр, тырышабыз, хәзер бит заман башка», – диләр. Ике якта да хаклык бар», – ди ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*