Сургут шәһәренең үзәк мәйданында «Сабантуй» бәйрәме гөрләп узды.
Чара «Шәһәр мәдәни үзәге» МАУ тарафыннан шәһәр хакимиятенең мәдәният комитеты ярдәмендә татарларның милли-мәдәни автономиясе һәм Сургутның башкорт милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылды.
Сургутка Татарстан Республикасыннан рәсми делегациясе булып Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе – Шәрипов Ирек Илдус улы килде.
Кунакларны милли мәдәниятнең матур төсләре белән таныштырдылар. Чарада концерт программасы күрсәтелде, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, милли уеннар үткәрелде. Татар халкы тарафыннан буыннан-буынга сак кына тапшырыла торган борынгы йолаларга һәм гореф-гадәтләргә аерым игътибар бирелде.
Сабантуй — гореф-гадәтләрне саклау бәйрәме генә түгел, ә күпмилләтле Сургут шәһәренең барлык халыкларын берләштерүче дуслык символы да.
Баш бит / Яңалыклар / Гореф-гадәтләрне саклап һәм дуслыкны ныгытып: Сургутта «Сабантуй» бәйрәме гөрләп узды