tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туе катнашучыларын Васил Шәйхразыев сәламләде
Сабан туе катнашучыларын Васил Шәйхразыев сәламләде

Сабан туе катнашучыларын Васил Шәйхразыев сәламләде

Бүген, 21 июнь көнне, Самара шәһәренең Гагарин паркында елның иң күркәм һәм көтеп алынган милли бәйрәмнәренең берсе – XXXVI Самара өлкәсе Сабан туе–2025 уза. Бәйрәмгә күпсанлы кунаклар җыелды. Сабан туе татар халкының бай традицияләрен һәм мәдәни мирасын чагылдыра торган күркәм вакыйгага әверелде.

Сабан туеның рәсми өлешендә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул җыелган халыкны милли бәйрәм белән котлады, тынычлык, иминлек һәм бердәмлек теләде, шулай ук Татарстаннан читтә татар мәдәниятен саклаган һәм үстергән өчен Самара өлкәсе халкына һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде. Рәсми өлеш кысаларында Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән мактау бүләкләре тапшырды.

Бәйрәм кунакларны якты концерт программасы, спорт ярышлары, милли уеннар, кул эшләре күргәзмәләре һәм тәмле татар ашлары белән сөендерә. Аерым игътибарга лаек урын – махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәйданчыгы. Әлеге инициатива кысаларында, бәйрәм тәмамлангач, 11 машина һәм 4 мотоцикл СВО зонасына озатылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*