XX гасыр башында Россиядә 1905 һәм 1917 еллар революциясеннән башланган Беренче бөтендөнья сугышы барышында монархия хакимияте җимерелә, хуҗалыклар таркала, халык бөлгенлеккә төшә. Россия җәмгыяте тирән социаль, милли һәм сәяси кризис кичерә, Үзәк державалар һәм Антанта, «кызыллар» һәм «аклар» арасында каты сугышлар бара…
Шул дәһшәтле еллар истәлеге булып Чулпан һәм Сидяково авыллары арасындагы тау башында ялгыз кабер тора. СССР вакытында аның янында пионерга һәм комсомолга кабул итүләр һәм башка тантаналы чаралар үткәрү гадәте бар иде. Кем күмелгән соң бу тау башында?
…Антанта илләре Россияне большевиклардан азат итү исәбе белән яшь Совет иленә сугыш ачканнар, дип аңлаталар иде. Ләкин дә моның сере күпкә катлаулырак. Мәсәлән, интервентларның төп максаты – авыр хәлдә калган илне бүлгәләп, һәркайсы үзенә өлеш чыгарырга теләгән, дигән фикер бар.
Чехлар Самараны басып алгач, эсерлар КомУч (Комитет Учредительного собрания) төзиләр. Шулай итеп, Самара 4 ай буе Россия башкаласы булып санала. Бу вакытта ил күләмендә канкойгыч сугышлар бара.
Менә шундый катлаулы һәм хәлиткеч чорда, Идел буе Колчак гаскәрләре һәм чехлар кулында булган вакытта, Петроградтан РСДРП (б) мандаты белән Самарага данлыклы революционер Сергей Лазоның якын дусты һәм көрәштәше Батыргали Ваһапов килеп төшә. Революционерлар буларак, алар патша заманында бергә каторга газаплары кичергәннәр. Ваһаповка «аклар» тылында партизан отрядлары оештыру бурычы йөкләнә.
Ә Сергей Лазоны Ерак Көнчыгышка, япон басып алучылары тылында партизан отрядлары оештырырга җибәрәләр. Бу ике легендар шәхеснең язмышлары охшаш. Аларның икесен дә интервентлар ерткычларча җәзалап үтерәләр. Сергей Лазоны японнар паровоз мичендә яндыралар, ә Батыргалине «аклар» җәзалап үтерәләр, җәсаден күмүне тыеп, гәүдәсен кыргый җәнлекләргә ташлыйлар.
…Батыргали Ваһапов Богырыслан өязе, Иске Ярмәк авылында туып-үсә. Ул үз чорына күрә алдынгы фикерле, укымышлы кешеләр исәбендә санала, авыл мәдрәсәсендә укыганда ахун Хөснулла хәзрәт Баһаутдиновның иң алдынгы укучыларының берсе була, Богырыслан гимназиясен тәмамлый. Беренче Бөтендөнья сугышында унтер офицер званиесендә сугыша һәм ахырда революция хәрәкәтенә кушыла, РСДРП(б) әгъзасы була.
Богырыслан өязе, шул исәптән хәзерге Камышлы районы җирләре дә элгәредән татар-башкорт халкының азатлык яулау үзәге булган. Монда даими рәвештә канлы сугышлар, баш күтәрүләр булып торган, революциядән соң Совет власте урнаштыру чорында да биредә көрәш барган. Идел буе җирләрен Колчак гаскәрләре һәм ак чехлар басып алгач һәм яшь Совет республикасына куркыныч янаганда, бу җирләрдә аеруча дәһшәтле сугышлар бара.
1919 елның мартында Иске Ярмәк авылына Колчак гаскәрләре басып керә, коммунистлар һәм укытучылар Шуран тавындагы умарталыкка качалар. «Аклар» качып өлгермәгән сельсовет рәисе Хабибулла Гатауллинны тотып алалар һәм авыл уртасындагы мәйданда атып үтерәләр. Калган активистларны чыбыркы белән суктыралар. Ачлыктан интеккән халыкның актык малларын талап һәм атларын алып, китеп баралар.
Бу вакытта «аклар» штабы Иске Ярмәк авылыннан ун чакрым ераклыктагы Седяково авылында, ә «кызыллар» штабы Мансур авылы янында урнашкан була. Комиссар Батыргали Ваһапов төнлә гаиләсен күрергә Иске Ярмәккә кайта. Моны ишеткән авыл байлары «аклар» штабына хәбәр бирәләр һәм таң алдында Колчак гаскәрләре Батыргалине кулга алалар. Атлы казаклар аны ялан өс һәм ялан аяк килеш кар өстеннән Седяково авылында урнашкан штабларына куып китәләр. Җәзалап сорау алганнан соң аны авыл читендәге тау башына алып баралар. Атлы казак аның башын чабып өзә, баш тау астына тәгәрәп төшә. Коточкыч ачлык елларында бүреләр күп үрчегәнлектән, Батыргалине күмүне катгый тыеп, ерткычларга калдыралар.
Батыргалинең бертуган абзыйсы Ширияздан Ваһапов, аның улы Шәймәрдән Шириязданов һәм аларның туганнары, караңгы төндә читтәрәк туң җирне казып, аны күмәләр…
Озакламый белочехларны илдән куалар һәм акгвардиячеләр тар-мар ителә. Шунда Батыргалинең гәүдәсен авыл зиярәтенә күчереп күмү мәсьәләсен кузгаталар. Ни кызганыч, сәясәт киеренке һәм дәһшәтле булу сәбәпле, бу максат гамәлгә ашмый кала.
Тормыш барышында күп нәрсә үзгәрә, шул исәптән кешеләрнең дөньяга карашы да. Күп гыйбрәтле хәлләр онытыла, сансызлана. Тик тарихны сакламаган, битараф булган очракта аяныч хәлләр кабатланып, тагын да зуррак бәлаләр китереп чыгарырга мөмкин бит.
Менә бу тау башындагы ялгыз кабер дә төрле уйлар тудыра. Анда халкыбызның киләчәген кайгыртып, интервентларга каршы көрәштә үз гомерен корбан иткән легендар шәхесебез күмелгән. Ни кызганыч, бүгенгәчә Батыргали һәм аның көрәштәшләре кебек ялкынлы йөрәкле батырларга карата төрле карашлар яши. Берәүләр аны хөрмәт итеп, каберен карап, истәлеген саклыйлар, битараф булганнары да бар. Бәлки шуңадыр да шаукымлы вакыйгаларның кабатлануын күрәбез.
Мәсәлән, чиксез авырлыклар белән җайга салынган СССР тар-мар ителде. Моннан 107 ел элек 14 дәүләт, Россияне талап, үзара бүлгәләү өчен сугыш ачкан булсалар, бүген инде андый илләр саны 50дән дә узды.
Тарих – ул зирәк укытучы да, тәрбияче дә, ялгышлардан саклаучы һәм киләчәккә юл күрсәтүче маяк та. Тик аны таный һәм зурлый белергә генә кирәк. Шулай булмаса, тарих кырыс хөкемдар һәм каты җәза бирүче булырга да мөмкин.
Төбәгебез тарихын барлаганда аның никадәр тирән һәм бай булуын күрәсең. Мәсәлән, элеккеге Оренбург губернасының Богырыслан өязенә кергән Камышлы якларында һәр тау, урман, чокыр, күл исемнәрендә тарих серләре саклана. Биредә әледән-әле татар-башкорт халкының азатлык өчен баш күтәрүләре булып торган, Пугачёв генераллары Гавриил Давыдов һәм Йосыф Ангалышев монда гаскәр туплаганнар. Бу һәм башка кыйммәтле тарихи сәхифәләр ныгытып өйрәнүне көтеп яталар.
Камышлы төбәгенең мәгърифәт үзәге булуы да билгеле. Илдә наданлык хөкем сөргән чорда белемле муллалар, укытучылар, галимнәр, партия һәм совет хезмәткәрләре чыккан. Иске Ярмәк авылында яңа методлы мәдрәсә ачкан җәдитче-новатор ахун Хөснулла хәзрәт Баһаутдиновның эшчәнлеге генә ни тора!
Батыргали Ваһапов та наданлык, гаделсезлек белән һәм баскынчы интервентларга каршы барган канлы көрәш чорының күренекле бер вәкиле. Аның турында Халикъ Садри “Безнең таңнар” исемле әсәрендә кыскача язып уза. Анда Батыргали Ваһаповның төрмәдән кайткан чагы сурәтләнә.
“Кеше китә, эше кала”, диләр. Ни кызганыч, тик Батыргали кебек Гражданнар сугышы каһарманнары турындагы истәлекләрнең күбесе хәзер югалган һәм бу югалтулар дәвам итә. Мәсәлән, Батыргали туплаган партизан отрядлары командарм Михаил Фрунзе җитәкләгән Кызыл армия сафларына кушыла. Аның сафларында Камышлы төбәгендә яшәүче кешеләр дә катнашалар. Ни кызганыч, бу кыйммәтле мәгълүматларның күбесе хәзер инде онытылган.
Батыргалинең көрәштәшләре Халикъ Садри Карабаш фронтында военком булып хезмәт итә, аннан соң Самара губкомы секретаре, язучы, Татарстан Язучылар берлегенең литфонды рәисе булып эшли.
Шаһит Җәләев – гражданнар сугышы герое, бер аягын югалта. Революциядән соң барлыкка килгән иң беренче татар галимнәре исемлегендә була. Икътисад фәннәре кандидаты. Озак еллар Казанның югары уку йортларында белем бирә.
Мирза Бикташев – батальон комиссары. Богырысланда мөселман батальонын төзүдә катнаша, Урта Азиядә басмачларга каршы көрәшә, мәктәпләр ачу һәм мөселман халыкларына гыйлем бирү буенча зур эшчәнлек алып бара.
Саниәхмәтов – Көньяк фронтта сугыша, партия һәм совет хакимияте хезмәткәре.
Иске Ярмәк авылыннан Гражданнар сугышында 150 кеше катнашкан булса, шуларның 68се яу кырларында ятып калган. Алар Колчак, Юденич, Деникин һәм Махно гаскәрләре белән сугышканнар. Урта Азиядә, басмачлар белән көрәшеп, Совет власте урнаштырганнар.
Нинди генә сугышны алсаң да, ул коточкыч кан коюлар, тол хатыннар һәм ятим балаларның ачы күз яшьләре.
Ләкин Гражданнар сугышы – ул чит ил халыклары белән сугышу түгел, ул ил эчендә, халыкның үзара кан коюына китерә. Берәүләр мохтаҗлыктан чарасыз калып, кулына корал ала, икенчеләре җыйган байлыгы өчен сугышалар. Бу күрше – күршегә, улы – атасына, туганы – туганга каршы корал күтәрүгә бәйле сугыш. Гражданнар сугышы – ул коточкыч фаҗига. Монда бернинди сугыш тәртибе, килешүләр, хәтта әсирлеккә алу-алмаулар каралмаган. Бу фәкать вәхшилек хөкем сөргән куркыныч заман булган.
Менә шундый коточкыч зур фаҗига алдында торганда да каһарман бабаларыбыз илебезне һәлакәттән саклап калганнар һәм зур авырлыклар белән аякка бастырып, көчле державага әверелдерә алганнар. Шуңа да, киләчәк буыннар ирекле илдә, тук һәм җитешле тормышта яшәсен өчен һәлак булган батырларыбызга карата рәхмәтле булып, алар турында истәлекләрен саклап, алар рухына изге догалар җиткереп торырга тиешбез.
Фәрид Шириязданов