Республика проекты һәм «Татарстанда җәй» программасы кысаларында оештырылган бу бәйрәм район халкы һәм кунаклар өчен чын бүләк булды.
Фестивальдә Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары аеруча актив катнашты, алар барлык теләүчеләр өчен мавыктыргыч мастер-класслар үткәрде. Р.Р. Нәбиуллина җитәкчелегендә катнашучылар, уникаль һәм стильле аксессуарлар тудырып, шопперларны бизәүдә үз фантазияләрен күрсәтә алдылар.
Н.А. Белоусова кунакларны татар мәдәнияте традицияләрен һәм колоритын чагылдырып, милли стильдә оригиналь брелоклар ясарга өйрәтте. Ф.Г. Галимҗанова милли калфак булдыру серләре белән таныштырды, бу баш киеменең матурлыгын һәм нәфислеген күрсәтте. Ә А. Ф. Кәримуллина, татар тарихын саклаучы символлар һәм бизәкләр дөньясын ачып, теләгән һәркемгә милли орнамент ясау техникасын үзләштерергә булышты.
Чыганак: https://tulachi.ru