Безнең ил ярдәмчел, бердәм халкы белән көчле. Махсус хәрби операция башланганнан бирле андагы егетләргә, аларның гаиләләренә күп кенә ярдәм чаралары оештырыла, халкыбыз гуманитар ярдәм күрсәтүдә зур өлеш кертә. Башкача мөмкин дә түгел бит, чөнки без җылы, якты өйдә кайнар ризыклар ашап, тыныч яшәсен өчен, алар гомерләрен куркыныч астына куеп, батырлык үрнәге күрсәтә!
Сезне гади Чүмбәли ханымнары Наҗия Юсипова белән Кадрия Минаҗетдинова 2023 елда оештырган “Народные активисты Чембилея” төркеме активистларының игелекле эшләре белән таныштырып үтәсебез килә.
Авыл яңалыклары белән уртаклашу өчен генә булдырылган төркемдә бүген туган якларының чын патриотлары булган өч йөзгә якын кеше берләшкән. Чүмбәлидә төзекләндерү эшләре булсынмы, өмәләрме, бу төркемчеләр беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза — кыска вакыт эчендә кирәкле сумманы да җыя, техника да табыштыра, беренчеләрдән булып үзләре дә бар эшкә керешә. Шуңа да бүген төп максатлары — махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу.
— Батырларны кайгырту, кыю егетләребезгә ярдәмебез аша туган як җылысын җиткерү, игътибар, хөрмәт күрсәтү — безнең изге бурыч! Билгеле, һәркем моны тиешенчә аңлап бетерми, каршы килүчеләр, нахак яла ягучылар да аз түгел. Шуңа да карамастан, без күңел төшенкелегенә бирелмибез, киресенчә, башлаган эшебезне күпкә куәтлерәк дәвам иттерергә тырышабыз. Ә бит бер йодрык булып берләшеп, әлеге ярдәмебезнең мәгънәсен, савабын аңлап, хәлдән килгәнчә булышлык күрсәтсәк, егетләргә булган кайгыртуыбыз, җылы мөнәсәбәтебез аларга чит җирләрдә тагын да көч, сабырлык өстәр, исән-сау кайту көнен якынайтыр иде, — ди Чүмбәли ханымнары.
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясе кысаларында СВОга беренче гуманитар йөкләр озатыла башлагач, төркемне оештыручылар үзара киңәшеп, “ирекле ярдәм” тамгасы астында пост урнаштыралар. Һәм кыска вакыт эчендә авылдашларыннан ки-рәкле әйберләр — кием-салым, мендәр-сөлгеләр, оекбашлар, тозланма-кайнатмалар җыела, финанс ярдәм килә башлый. Тулаем алганда, төркем оешканнан бирле иң кирәкле медикаментлар, аш-су, чынаяк-кашыклар, табалар, салфеткалар, зур күләмдә су һәм башкалары ияләренә барып ирешкән инде.
Төп активистлар Мәскәүдә яшәгәнгә, биредә эшчәнлекне аларның уң куллары булган Татьяна Ходайбердина күз уңында тота. Нәкъ менә аның инициативасы белән “Коробка добра” акциясе булдырылып, авыл кибетендә СВОга ярдәм өчен махсус тартма урнаштырыла һәм чүмбәлилеләрнең күбесе аны игътибарсыз калдырмый.
— Махсус хәрби операциягә булышлык күрсәтү, гуманитар ярдәм туплау буенча беренче көннәрдән зур эшчәнлек алып барган Нижгар татарлары конгрессы Гөлнара Абдуллина, Иршат Абдулкәримов, өлкә татар автономиясе вәкиле Зилә Ахмадуллина белән дә эш иттек — алар аша бик күп әйберләр СВОга, Мулинодагы госпитальга озаттык. Бүген «ПоможемZСеченово» төркеме белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Соңгы ике ай эчендә генә дә Белгород өлкәсенә генә бездән кулъяулыктан алып, тостерлар һәм кер юу машиналарына кадәр гуманитар ярдәм тулы алты машина озатылды. Курскка булышу йөзеннән 50 мең сум җыеп җибәрдек. Сер түгел, бүгенге көндә безнең авылдан да ир-егетләр алгы сызыкта дошманга каршы көрәшә. Сугыш булгач, яралыларсыз да булмый. Шундый хәлләрдә дә без үзебезнекеләрне ташламыйбыз, ә адреслы ярдәм оештырабыз, — ди Татьяна ханым.
— Узган атналарның берсендә төркемебезнең иң актив волонтеры Ильмира Хайретдинова белән зур күләмдә ярдәм туплап, Мулино госпиталендә дәваланучы хәрбиләр янына шәхсән барып чыгарга карар кылдык.
Берничә тапкыр: “Биредә дәваланучы ир-атлар рәхимсез, китергән әйберләрне бер минутта җыеп алалар”, — дип ишеткәнем булды. Әмма барысын үз күзләрем белән күреп, яралы батырларыбыз белән шәхсән аралашкач, мондый имеш-мимешләргә нокта куясым килә — алар килгән кунакларны бик җылы, ниндидер сакчыл хис-тойгылар белән каршы ала. Ә инде килүебезнең максатын белгәч, бүләкләребезне күргәч, олы рәхмәт белдерделәр.
Балаларыбызның җылы теләкләр белән сугарылган хат-рәсемнәрен аеруча җылы кабул иттеләр. Күбесе хәрбиләрнең караваты башында дистәләгән сабыйның эшләре урын алган.
Авылыбыз имамы Рифат хәзрәт Мусин юллаган китаплар да тиз арада үз ияләрен тапты, чөнки без барган көнгә биредә өч дистәдән артык мөселман кешесе дәвалана булып чыкты.
Кыскасы, бардык, күрдек, бүләкләребезне тапшырдык, җаныбыз тыныч булырга тиеш кебек, тик… Кул-аяклары, күз-башлары, арка-күкрәкләре зыянланган ир-атлар көненә калырга кемгә дә язмасын. Алар үз теләкләре белән СВОда катнашмаса, бүгенге тормышыбызны күз алдына да китерү кыен булыр иде. Ә шушы морадыбызга ирешергә, конкерт алганда бушлай транспорт һәм йөртүче белән тәэмин иткән Кызыл Октябрь округы хакимиятенә, шәхсән җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясовка олы рәхмәтләребезне белдерәбез, — ди Наҗия ханым.
Әмма ләкин СВОга ярдәм белән генә чикләнми алар — мохтаҗларга, авыруларга, янгында зыян күрүчеләргә һәм гомер көзләрендә бала-онык игелегеннән мәхрүм ителгәннәргә дә булышалар. Узган атнада, мәсәлән, тиешле кирәк-яраклар тулы машина белән Уразавыл шәфкать йортында яшәүчеләрне барып сөендергәннәр.
Керем-чыгымнар хисабын алып баручы Наҗия ханым һәр тиенгә, җыелган ярдәм, сатып алынган һәм тапшырылган әйберләргә авылдашлары алдында отчет ясый. Гомумән алганда, чүмбәлилеләр тарафыннан күрсәтелгән ярдәм бүгенге көнгә якынча бер млн сум тәшкил итә.
Игелекле хезмәтләре һәм мәрхәмәтлелекләре өчен чүмбәлилеләр күп тапкыр төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
— Мактанып әйтүем түгел, күп эшлибез. Әмма бу — авылдашларыбызның уртак тырышлыгы. Төп геройлар — Чүмбәли халкы! Аларның һәркайсына исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телибез, — ди Кадрия ханым.
«Тамчыдан күл җыела», — дигән төшенчәне истә тотып һәм изге эштән читтә калмыйча, һәркөн игелек кылып яшик. Якты киләчәгебез өчен көрәшкән егетләргә җиңүне якынайтырга булышыйк! Без бергә булганда көчле!
Румия ХАМЗИНА сөйләште
Түбән Новгород өлкәсе, Чүмбәли авылы