Хәзерге минутларда Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да катнаша.
Әлеге күркәм чара XVIII тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.