Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисе Николай Симонов белән эшлекле очрашуда булды.
Очрашу барышында алар 2026 елда Пенза өлкәсе Кузнецк районы Кече Труев авылында узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек мәсьәләләрен билгеләделәр.
Милли бәйрәмебезгә әзерлек эшен башлап җибәрү өчен Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде.