Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин үз вазифасыннан китә.
Разил Зиннәтуллинның милли эшчәнлеген югары бәяләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев аңа Конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды. Чыгышында ул Разил Ринат улына нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аның киләчәктә дә милли хәрәкәттә актив катнашачагына ышаныч белдерде.