Бүген, 6 август көнне, эш сәфәре белән Самара шәһәренә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килде. Сәфәр кысаларында төбәктәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу узды. Әлеге чарада Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Андреевич Федорищев та катнашты.
Очрашуның төп мәйданчыгы итеп Самара он тарту заводы сайланган иде. Кунакларны завод җитәкчелеге җылы каршы алды. Рәсми өлеш башланганчы предприятиенең җитештерү цехлары буенча экскурсия оештырылды. Аларга орлык эшкәртүнең тулы циклы күрсәтелде. Предприятиенең эшчәнлеге турында завод җитәкчесе Рамил Әюпов сөйләде.
Самара он тарту заводы 1999 елдан бирле эшләп килә. Бүгенге көндә предприятие югары, беренче һәм икенче сортлы икмәк пешерү оннары, шулай ук кибәк җитештерә. Җитештерү процессында бары тик Россиядә үстерелеп сайлап алынган ашлык кулланыла. Завод продукциясе Самара шәһәре һәм өлкәсе икмәк заводларына, шулай ук Россиянең төрле төбәкләренә озатыла.
Очрашу кысаларында тантаналы бүләкләү чарасы да узды. Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев татар җәмәгатьчелегенең төбәк үсешенә керткән өлешен югары бәяләде һәм татар милли-мәдәни оешмалары активистларына, шулай ук предприятиенең аерылып торган хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Шулай ук чарада Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул төбәк хакимиятенә татар җәмәгать тормышына күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул Самарада узган Сабантуй кысаларында махсус хәрби операция зонасына 11 автомобиль һәм 4 мотоцикл тапшырылуын әйтеп үтте. Васил Шәйхразыев очрашуның барлык катнашучыларына һәм завод хезмәткәрләренә нәтиҗәле хезмәтләре һәм уртак эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Чара ахырында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар мәдәниятен үстерүгә, татар телен саклауга һәм җәмәгать эшчәнлегенә зур өлеш керткән шәхесләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.