tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе республиканың яшь педагоглары һәм галимнәре белән очрашты
Татарстан Рәисе республиканың яшь педагоглары һәм галимнәре белән очрашты

Татарстан Рәисе республиканың яшь педагоглары һәм галимнәре белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь педагоглары һәм галимнәре белән очрашты. Очрашу КФУның яңа «Белем» мәгариф музеенда узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көнгә иң мөһим бурычларның берсе – педагогның абруен һәм статусын күтәрү. “Мин хәтерлим, совет чорында укытучылар бик абруйлы иде һәм җәмгыятьтә аларга карата аерым мөнәсәбәт иде. Без хәзер бу линияне алга этәрәбез. Бер нәрсә – матди-техник базаны ныгыту, җиһазландыру, әмма иң мөһиме-кешеләр. Бигрәк тә яшь, прогрессив һәм мотивлы педагоглар. Бу юнәлештә безгә әле күп эшләр башкарасы бар”, – диде Татарстан Рәисе.

Әңгәмә барышында мәгариф учреждениеләренә яшь белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсе күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов моның өчен ике бурычны хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Беренчедән, укытучының эше абруйлы булырга һәм аңа тиешенчә түләнергә тиеш. Икенчедән – торак мәсьәләсен хәл итү, шул исәптән дәүләт ярдәме чараларын кулланып.

Очрашуда катнашучылар шулай ук Рөстәм Миңнехановның төп укытучысы дип кемне атый алуы белән кызыксындылар. “Минем тормышымда андый кешеләр күп иде. Миңа остазларымнан бик тә уңдым. Әмма арадан берсен сайласаң, ул Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Ул безнең укытучыбыз һәм остазыбыз. Мин аның җитәкчелегендә 1993 елда эшли башладым, ул вакытта Биектау районы администрациясе башлыгы булдым, аннары республиканың финанс министры, соңрак Премьер-министр булдым. Минем остазларым арасында Минтимер Шәрип улы – иң төп кеше”, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, бүген яшьләрне фән белән кызыксындыру мөһим. Аерым алганда, ул киләсе елда республикада яшь галимнәр конгрессы форматында фәнни-техник форум уздыру турындагы тәкъдимне хуплады. Чара Татарстан Республикасы яшь галимнәренең һәм белгечләренең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланачак.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*