Бүген “Милләт җыены” кысаларында Пермь крае делегаты Хавыев Алмаз Альбертович үзенең фикерләрен белдерде. Ул Казанны Пермь татарлары өчен терәк дип атады һәм татар халкына үзенең кадерен белүне теләде.
– Татар халкы үзенең кадерен белсен, тарихта калдырган эзен җуймасын, онытмасын иде, — диде ул.
Хавыев Алмаз шулай ук Перьм өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтте. Делегат сүзләренчә, мәдәни һәм рухи элемтәләрне арттыру, бер-беребезнең эшчәнлеген өйрәнү киләчәк буын өчен мөһим.