tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган якны өйрәнүчеләр Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгында булды
Туган якны өйрәнүчеләр Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгында булды

Туган якны өйрәнүчеләр Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгында булды

«Милләт җыены» кысаларында узучы XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумы катнашучылары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иске Казан дәүләт табигый һәм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында булды.

Форум кунакларына борынгы этнографик объектлар, халык көнкүрешен һәм милли мәдәниятен чагылдырган экспозицияләр тәкъдим ителде. Делегатлар борынгы шәһәр тарихы белән, шулай ук урта гасыр татарларының яшәү рәвеше, һөнәрләре һәм традицияләре белән танышты.

Музей хезмәткәрләре махсус әзерләнгән программа кысаларында археологик табылдыклар, көнкүреш предметлары һәм декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен тәкъдим итте. Экскурсия барышында катнашучылар табигать һәм тарихның бербөтен булып үрелүенә, төбәкнең тарихи хәтер үзәге булуына басым ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*