Бүген, 10 сентябрьдә, Оренбург шәһәренең «Газовик» мәдәният һәм спорт сараенда «Татар кызы» Халыкара конкурсының финалы уза.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул ТР Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән Оренбург өлкәсе Хөкүмәтенә һәм губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Солнцевка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук алда торган сайлауларда уңышлар теләде.
Алга таба Васил Шәйхразыев 14 сентябрьдә узачак сайлауларга игътибар юнәлтеп, бөтен татар дөньясының Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка уңышлар теләвен искәртте.
Ул «Татар кызы-2025» бәйгесенең финал өлешендә катнашучы кызларга мөрәҗәгать итеп, аларга уңышлар теләде. «Финалга чыгу үзе үк зур җиңү», – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.
Биредә шулай ук сәламләү сүзе белән Оренбург өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең эчке сәясәт буенча урынбасары Юрий Мироненко чыгыш ясады.
Проект татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга битараф булмаган кешеләрне берләштергән мөһим мәдәни вакыйга булып тора. Быел актив, белемле, мәдәниятле һәм тамырлары белән горур булган татар кызының заманча образын формалаштыруга аерым игътибар бирелгән.