tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милләтләр кроссы”нда быел 15 меңгә якын катнашучы көтелә
“Милләтләр кроссы”нда быел 15 меңгә якын катнашучы көтелә

“Милләтләр кроссы”нда быел 15 меңгә якын катнашучы көтелә

2004 елдан бирле Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә торган “Милләтләр кроссы” массакүләм ярышы быел янә шәһәр халкын җыя.

20 сентябрь Казанда спорт сөючеләр өчен “Милләтләр кроссы” марафоны уздырылачак. Биредә һәрбер кеше үзенең физик көчен сынарга яисә ярышны карарга килергә мөмкин. Ярыш ике мәйданчыкта уза, “Урам” экстрим-паркында башланып, Кремль яр буеннан узачак, ә 2, 4, 6, 8 һәм 12 чакрымга каралган дистанция Юдино бистәсендә урнашкан “Локомотив” стадионында булачак.

Катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында 18 сентябрьгә кадәр теркәлү узарга кирәк. Ә старт номерын алыр өчен Үзәк стадионда (Ташаяк ур., 2а) урнашкан мандат комиссиясенә килергә кирәк. Комиссия 15 сентябрьдан 19 сентябрьгә кадәр гаризаларны кабул итә (эш сәгате 10:00-19:00 кадәр). Үзең белән медицина белешмәсе һәм иминият полисын да алырга кирәк булачак. Бүгенге көндә мандат комиссиясендә якынча 15 меңгә якын старт номерлары әзерләнгән.

Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибәтуллин сүзләренчә, «Урам» экстрим-паркында катнашучыларны һәм җанатарларны иҗат һәм спорт коллективлары чыгышлары белән күңел ачу программасы да көтә. Ярышта өлкән яшьтәгеләр йөгерүе, гаилә белән йөгерү, сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен йөгерү һәм «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше кертелгән. Җиңүчеләрне һәм призерларны шулай төрле бүләкләр көтәчәк.

https://shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*