tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә узачак
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә узачак

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә узачак

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә 10 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак. Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.

«Закон буенча республика Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә тантаналы шартларда ТР Дәүләт Советы утырышында ант биргәннән соң керешә», – дип сөйләде парламент секретаре Лилия Маврина.

Тантана теле – һәм радио аша трансляцияләнәчәк.

«Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында уза. Бу федераль үзәк вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре, депутатлар корпусы, Министрлар Кабинеты, ТР Рәисе администрациясе һәм башка катнашучылар», – дип билгеләп үтте Маврина.

Ул ачыклык керткәнчә, барлыгы 770 кешене, шул исәптән 100 ТР Дәүләт Советы депутатын чакыру планлаштырыла.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*