tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы сылуы Айгөл Джолдошева “Нәзәкатьле татар кызы” титулына лаек булды
Туймазы сылуы Айгөл Джолдошева “Нәзәкатьле татар кызы” титулына лаек булды

Туймазы сылуы Айгөл Джолдошева “Нәзәкатьле татар кызы” титулына лаек булды

Ырымбурда узган Халыкара “Татар кызы-2025” бәйгесендә Туймазы сылуы Айгөл Джолдошева “Нәзәкатьле татар кызы” титулына лаек булды.
Айгөл Рәшит кызы бүгенге көндә СИБУР компаниясендә эшли, шул ук вакытта Плеханов исемендәге Россия икътисад университетында магистратурада белем ала.

Яраткан шөгыльләре — сәнгать һәм иҗат. 10 ел дәвамында «Сәфәр» үрнәкле хореография ансамблендә шөгыльләнгән. Шулай ук фото сәнгате һәм кино дөньясы да күңеленә якын. Рәсем ясарга ярата, сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Иҗат белән беррәттән фәнни кызыксынулары да бар: җәмгыять, кеше табигате, социология, икътисад һәм философия — тирәнтен уйландыра торган юнәлешләр. Бу темаларга фәнни мәкаләләр яза, конференцияләрдә катнаша. Дөньяны тагын да матуррак итәргә, кешелек өчен файдалы яңалык ачарга тели.

“Матур, озын, эчтәлекле юл үттем, алда да шундый хәерле юллар көтсен! Тирән тәҗрибә тупладым, телемне, мәдәниятемне, тарихымны сөям һәм хөрмәт итәм.Алга таба да шушы юлда булырга насыйп булсын. Монда булган һәрбер көн – үсеш, уйландыра: кем син һәм бу дөньяда нинди изге эшләр башкара аласың? Әлбәттә, якты уйларым, хыялларым, проектларым күп әле минем. Алар татар дөньясына файда китерер, дип уйлыйм. Мине тәрбияләп үстергән әти-әниемә, гаиләмә, якыннарыма, туган җирем – Башкортстан республикасы Туймазы шәһәренә, мәктәбемә рәхмәтем чиксез! Мәскәү шәһәре исеменнән миңа зур өметләр баглап җибәргән Татарстан вәкиллегенә дә рәхмәтем зур”.

Чыганак: vkt_v_r

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*