Кичә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музее территориясендә тантаналы чара үтте.
Якташыбызны искә алырга мәртәбәле кунаклар җыелып, изге сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Хөрмәт күрсәтү йөзеннән һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырылды.
Чарада Фәвил Габдрахман улы Гыйльданов – якташыбыз, Муса Гәрәевның туганы, авыр атлетика буенча спорт мастеры, Альфред Әмир улы Дәүләтшин – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Рәшит Хаккули улы Газизов – рәссам, Фәрит Морзагилде улы Мусин – Күгәрчен районының хакимият башлыгы, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәеретдинов, ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, “Илеш районы мәдәни – ял итү үзәге” МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев, Югары Яркәйдәге 4нче санлы мәктәбенең 5 б сыйныфы кадетлары һәм башкалар катнашты.
Чыганак: Газета “Маяк”