Лениногорскида яшәүче Халидә Әхмәтҗанова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул озын гомеренең сере турында сөйләгәндә, иң мөһиме — актив тормыш, ди. Халидә әби гомере буена әлеге принцибыннан тайпылмаган һәм хәзер дә һәр иртәсен зарядкадан башлый. Бу хакта ТР Халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин хәбәр итә.
Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Галия Урманова белән Ренат Вәлиуллин Халидә Әхмәтҗанованы юбилее белән котларга барды.
«Халидә Әхмәтҗанованың тормыш юлы – хезмәт сөючәнлек, ныклык һәм үз эшеңә тугрылык үрнәге, яшь буын да аннан үрнәк алырга тиеш. Аның 100 яшьлеге – яшь буынны да рухландыра торган чын бәйрәм», – диде Ренат Вәлиуллин
Халидә Әхмәтҗанова 1925 елның 17 сентябрендә Әлмәт районының Тайсуган авылында туа. Ул хезмәт сөючән колхозчылар гаиләсендә үсә, анда биш бала тәрбияләнә. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь Хәлидә үзенең хезмәт юлын туган колхозында башлый. 1943 елның маенда аны Свердловскига хәрби заводка җибәрәләр. Ул анда 13 ел буе фидакарьлек күрсәтеп, илнең оборона куәтен ныгытуга үз өлешен кертә.
1956 елда туган авылына кайта һәм аннан Лениногорскига күчеп килә, анда төзелеш-монтаж цехында эшли башлый. Җитәкчелек аңа намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен берничә мәртәбә рәхмәт белдерә. Халидә Хөсәеновнаның шәхси тормышы да сокланырлык. 1959 елда ул гаилә кора, дүрт бала әнисе була. Бүген ул үзенең биш оныгы һәм тугыз оныкчыгы тормышын горурлык һәм шатлык белән күзәтә, аларга үзенең зирәклеген һәм тормыш тәҗрибәсен тапшыра.
Чыганак: tatar-inform.tatar