«Әнием ягынннан әби Оренбург өлкәсеннән, ә бабай – Казаннан. Әтиемнең әти-әнисе Акъярның зыялы кешеләре булган. Тик инкыйлаб елларыннан соң аларга күченергә туры килә.
Дашогуз шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә рус сыйныфында укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Махтумкули исемендәге Төрекмән Дәүләт университетының химия факультетына укырга кердем. Университетны бетергәч, мине 2 елга мәктәбемә химия укытучысы булып эшләргә җибәрделәр, тик мин әле өстәмә тагын 1 ел эшләдем. Мин – гади татар гаиләсеннән. Әнием шул ук мәктәптә химия укытучы булып эшли, әтием – «котельщик». Энем бар, аның белән яшь аермабыз 12 яшь. Без өйдә татар телендә сөйләшергә тырыштык. Дәү әниләргә кунакка баргач, «ТНВ-Планета» каналын карап, татарча өйрәнеп беттек.
Шунысын да әйтеп узасым килә: безнең Төрекмәнстанда барлык милләтләрне, аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. Без туган телебездә рәхәтләнеп сөйләшәбез.
Хәзер «Татар кызы» бәйгесенә финалга узу сәбәпле, мин эшләмим. Дөресен генә әйткәндә, мин ярымфиналда гына катнашырмын да, кайтып китәрмен, дип уйлаган идем. Финалга үткәч, эштән чыгарга туры килде. Хыялым – Казанга күченеп килү, монда укытучы булып эшләү.
Чын заманча татар кызы карьера белән гаилә арасындагы балансны саклый белергә тиеш, дип уйлыйм. Бәйгедә күп шәхесләр белән күрештек, аларның тәҗрибәләренә нигезләнеп, мин шундый нәтиҗәгә килдем. Шулай ук, чын татар кызы гади булырга тиеш, чөнки гадилектә – матурлык», – ди Алсу.
Чыганак: tatar-inform.tatar