Быел танылган композитор Мәсгут Имашевка 95 яшь тула. Шул уңайдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында юбилей кичәсе оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Барда районының якташлары җәмгыяте рәисе Элеонора Әбүбәкирова хәбәр итте.
«Быел Мәсгут абый Имашевка 95 яшь тула. Юбилей уңаеннан 2 октябрьдә яңа Г. Камал театры бинасында аңа багышланган кичә узачак. Чарада безнең якташларның, шулай ук Гүзәл Уразова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова һәм башка Татарстанның атказанган артистларының чыгышы көтелә. Бардадан килүче йөз кешелек делегация арасында балалар ансамбле, бию ансамбле, музыка мәктәбе укытучылары да булачак», – диде ул.
Элеонора Әбүбәкирова Мәсгут Имашевның Барда сәнгатькәрләре өчен Казанга күпер булып торуын да искәртте.
«Пермь ягыннан чыккан татарлар Татарстанда бик күп яшиләр. Якташларны оештыру, җыю белән Рәшит абый Ягъфәров һәм Мәсгут абый Имашев шөгыльләнделәр. Аның татар сәнгатен, татарлыкны күтәрү өчен башкарган эшләре бик зур», – дип сөйләде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сүзләренчә, Мәсгут Имашевны Барда белән Татарстан арасындагы рәсми булмаган илче дип тә атарга була.
«Мин һәрвакыт аның гадилегенә сокландым, зур дәрәҗәләргә ия булып та һәрвакыт үзенең кендек каны тамган ягын онытмады. Аннан килгән милләттәшләре, якташлары белән аралашып, аларны каршылап торды һәм үзе дә кайтып йөрде. Ул Барда белән Казан арасындагы сукмакларга тузан төшермәде», – дип, фикерен җиткерде.
Мәсгут Имашев — татарның уникаль шәхесе. Ул:
- Камал театрында барган легендар «Зәңгәр шәл» спектакленең өченче Булаты;
- татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» җырлары авторы;
- Әлмәт музыка көллиятенә нигез салган шәхес, аның беренче директоры;
- биш ел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының, 15 ел Казан театр училищесының директоры булган кеше;
- бик күп җырчыларның яраткан педагогы;
- халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе укытучысы Айрат Имашевның бабасы.