Бүген, 19 сентябрь көнне, Татарстан Рәисе итеп сайланган Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы узды. Ул, Мәскәү вакыты белән, 10:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булды. Тантанада 700 дән артык кеше катнашты. Мәртәбәле кунаклар исемлегендә федераль җитәкчеләр, төбәк башлыклары һәм башка рәсми затлар. Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Шулай ук тантанага Россия төбәкләрендә гомер итүче, татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре, Милли Шура әгъзаләре: Фәхретдин Канюкаев (Самара), Илдус Дәүләтов (Оренбург), Рим Кәлимуллин (Архангельск), Әнвәр Алмаев (Әстерхан), Ринат Насыров (Төмән), Ринат Әбүзәров (Пенза), Равил Нургалиев (Киров өлкәсе) һәм башка милләттәшләребез катнашты.
Татар халкының милли үзенчәлеген саклауда, ныгытуда, халыкара багланышлар үстерүдә зур өлешен керткән Бөтендөнья татар конгрессына аерым рәхмәт сүзләре юлланды.
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән котлау хатын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды.
Марсель Бадыкшин фотосы