Ижау шәһәренең Ленин районында гомер итүчеләр өчен Мөфтият иганәчеләр белән бергә «Шунды» микрорайонында теннис корты янында бик матур сквер ачты.
19 сентябрьдә республикада милли костюмнар көне билгеләнеп үтелде. Халыклар дуслыгы йортында дизайнерлар удмурт, рус, татар мили костюмнарын халыкка тәкъдим итте. Танылган удмурт киемнәрен булдыручы дизайнерлар арасында Глазов шәһәреннән милләттәшебез Әминә Арсланова да үз коллекциясе белән таныштырды.