Бүген, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге оештырылуга 25 ел тулу уңаеннан, Түбән Кама шәһәрендә юбилей чаралары уза. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы катнаша. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев каршы алды. Программа кысаларында шәhәр буйлап экскурсия оештырылды. Габдулла Тукай паркында hәйкәлгә чәчәкләр салдылар, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә, Апуш балалар китапханәсе белән таныштылар, аннары 64 номерлы балалар бакчасы белән дә таныштылар, биредә кунакларны “Сөембикә” нәниләре каршы алды, хезмәткә өйрәнеп үсүче татар балалары үз hөнәрләрен күрсәттеләр. Алдагы тукталыш рәссам Әсхән Фәтхетдинов музее булды, биредә кунаклар картиналар белән таныштылар, аннан халыклар дуслыгы йортына юл тоттылар.
Бәйрәм чараларының пленар утырышы Тубән Кама шәһәре Б.Урманчы исемендәге 2 нче гимназиясендә узачак. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы катнашуы да көтелә .