Диктор, танылган тележурналист, ТАССРның халык артисты, РФнең атказанган артисты, профессор Хамматова Эльмира Мифтах кызы белән интервью.
– Диктор булып эшли башлаган чорда кемнедер үзегезгә кумир итеп куйган идегезме?
– Без, кем генә булмасын, Казан телевидениясе хезмәткәрләре, дикторлары, режиссерлармы, барыбыз да, әлбәттә, Мәскәү үзәк телевидениесының тапшыруларын карый идек, дикторлар чыгышын тыңлый идек, алардан өйрәнә идек. Тик безнең милли сәнгать, телевидение үзгә ул. Безнең үз характерыбыз, фикерләвебез бар. Рус дикторлары салкынрак, бераз үзләрен читтәрәк тоталар кебек.
– Телевидениедә эшләгәндә, сәхнәгә чыкканда нинди хисләр кичерә идегез? Дулкынлану хисе була идеме?
– Дулкынлану хисеннән башка булмый инде. Иң кызыгы: менә чәч ясагач, костюмыңны кигәч, мин түгел инде бу, дип уйлыйсың. Минем эчемдә нәрсәдер үзгәрә иде, бер буйга үсеп киткәндәй була идем кебек.
Тапшыру алып барганда төрле темалар була иде: авыл хуҗалыгыннан башлап олы һөнәрләргә кадәр. Әңгәмә вакытында син алар белән бертигез булып сөйләшергә тиеш һәм тапшыруларны әзерләгән вакытта ул өлкәне өйрәнергә кирәк. Кеше сөйләгәндә каушап, тукталып калырга мөмкин. Ул вакытта аңа ярдәм итеп, шушы теманы үзең күтәреп китәргә кирәк булуы ихтимал.
– Турыдан-туры эфир вакытында авыр хәлдә калган чагыгыз булдымы?
– Бер очрак булган иде: бервакыт безнең татар сүзе түгел, чит телдән кергән сүзне укыганда туктап калдым. Аннан гел «уф, шул сүз очрамаса гына ярар иде», дип уйлап йөри идем. Ә ул сүз, үч иткәндәй, ешрак очрый башлады, очраган саен телем тотлыга, хәтта йөрәкләрем сикерә башлый иде. Бермәлне сүзләремне ахырына кадәр укып бетерергә дә өлгермәдем – тапшыруны тәмамладык. Аннан соң ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Бу хәлдән соң инде акыллырак булып, үземне кулда тота башладым. Мондый чакларда өстеңнән су койган кебек буласың, борчылуны бөтен тәнең, күзәнәкләрең белән тоясың.
– Сез үзегез эшләгән вакыттагы һәм хәзерге татар телевидениесе арасында нинди үзгәрешләр күрәсез?
– Хәзерге татар телевидениесендә бөтен нәрсә техникага корылган, хәтта алып баручыларның рольләре дә икенче планда шикелле. Элек техника аз иде, алып баручылар беренче планда була иде. Ә хәзер алар ничектер төссезләндерелгән кебек. Телевидениега бит журналистлар килә, ләкин мин алар белән тел, дикция өстендә, тавыш кую белән шөгыльләнәләр дип әйтә алмыйм. Сөйләм теле чарланган дип әйтеп булмый. Күп кешегә әдәби әйтелеш җитми. Шулай ук текстта интонацион бизәкләр җитми – кеше горизонталь линия белән генә сөйли икән, аның сөйләме күңелле булмый, ул туйдыра, ардыра башлый. Сөйләм күтәрелергә, төшергә, дулкын сыман булырга тиеш.
– Хәзерге яшь журналистларга, һәм бу юнәлеш буенча белем алучы студентларга нинди нинди киңәш бирә аласыз?
– Минемчә, тормышта гел алга барырга, яңалыкка омтылырга кирәк һәм инде син үз һөнәреңә киләсең икән, кешеләр алдында чыгыш ясарга телисең икән, сөйләм сәнгатенә өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә, үзеңне төрле яктан камилләштерергә, аң белемеңне арттырырга, төрле юнәлештә китаплар укырга кирәк. Күп белемле, тирән һәм заманча фикер йөртә торган – шундый алдынгы булырга тиеш яшьләр. Сезгә без сокланып карарга, горурланырга тиеш. Үзегезне җәлләмәгез, һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәнегез, үзегезне гел яңалык белән баетыгыз. Икенче яктан, һәрвакытта да үз-үзеңә ышанырга кирәк: әгәр мин максат куям икән – мин шул максатка барам! Ышаныч һәм үзеңне камилләштерү максатыңа ирешергә ярдәм итәчәк.
Чыганак: yalkyn.ru