Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә «XIV Якупов укулары» төбәк конференциясе узды. Фәнни чара ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты тарафыннан оештырыла. Конференция күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен яңадан торгызу инициаторларының берсе Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи, дини һәм интеллектуаль мирасын аңлауга юнәлдерелгән. Быел 19 июльдә Вәлиулла хәзрәтнең вафатына 13 ел тулды.
Конференциядә имамнар, республиканың дини уку йортлары җитәкчеләре, мәрхүмнең дуслары һәм фикердәшләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов үз чыгышында Вәлиулла Якуповны күп дин әһелләре өчен бүгенге көндә дә үрнәк булуын искәртеп узды.
«Аның эшчәнлеге барыбызга да үрнәк булырга тиеш. Вәлиулла хәзрәт бөтен гомерен халыкка белем бирүгә багышлады: китаплар бастырды, «Иман» нәшрияты бүгенге көндә дә актив эшли, шәкертләр тәрбияли, уку-укыту программаларын төзи. Вәлиулла хәзрәтне искә алганда, иң беренче, аның динебез дошманнарына каршы көрәше искә төшә. Ул шушы көрәш хакына, динебезнең асыл кыйммәтләре хакына шаһит булды. 2012 елның җәйге вакыйгалары – ике мөхтәрәм дин әһеленә ачылган һөҗүм безнең барыбыз өчен зур сабак булсын иде», – диде ул.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бүгенге көндә Вәлиулла Якуповның эшчәнлеген дәвам итүчеләргә рәхмәт белдерде.
«Вәлиулла хәзрәт белән озак еллар бергә эшләдек. Ул бик күп хезмәт куйган кеше, аны аңлатып бетерә торган түгел. Берәр хәл килеп чыкса да һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итә идек, ул ярдәмчел иде. Аны онытмасак иде, эшен дәвам итүчеләргә зур рәхмәт, «Апанай» мәчетендә аның эшчәнлеге дәвам итә, китаплар бастырыла, балалар белән зур эшчәнлек алып барыла – шунысы сөендерә», – диде ул.
1990 елда күренекле җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла Якупов тарафыннан булдырылган «Иман» нәшрияты турында Апанай мәчете имам-хатыйбы, «Иман» үзәге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сөйләде.
«Нәшриятка нигез салган Вәлиулла хәзрәт Якупов китаплар, газеталар бастыру, татар халкының олуг дин галимнәре мирасын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү буенча гаять зур эш алып барды. «Иман» нәшрияты Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә танылган мөселман нәшрияты. Ул татар халкының рухи ихтыяҗларын истә тотып, туган телебездә татар галимнәренең күп кенә хезмәтләрен бастырып чыгара. Бүген без дә бу эшчәнлекне дәвам итәргә тырышабыз», – дип билгеләп үтте Нияз хәзрәт.
- Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов – танылган дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, нәшир, тарихчы. 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Дмитриевка авылында туган. Казанда КХТИ, КДУның тарих бүлеген тәмамлый. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне тәмамлый. 1992 елда Апанай мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана, аны яңартуга зур көч кертә. 1993-1996 елларда – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректоры. «Иман» нәшриятын булдыручы, меңләгән тиражлы мөселман әдәбиятын һәм вакытлы матбугатны бастырып чыгара. Беренче мәртәбә барлык дини уку йортлары өчен стандартлар эшли. 2012 елның 19 июлендә Казанда террорчылар тарафыннан атып үтерелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar