tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Муса Җәлил бюстын ачтылар
Санкт-Петербургта Муса Җәлил бюстын ачтылар

Санкт-Петербургның Калинин районында тантаналы рәвештә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюстын ачтылар. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елның 24 сентябрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 146 нчы мәктәптә легендар Герой шагыйрь истәлегенә бюст тантанасы булды. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм горурланып аның исемен йөрткән уку йортында узды.

Ил героен искә алырга укучылар, педагоглар, хөрмәтле кунаклар һәм район халкы җыелды. Тантанада сәламләү сүзе белән Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов чыгыш ясады. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Рәисенең беренче урынбасары Данис Шакировның мөрәҗәгатен укыды. Шулай ук мәктәп директоры Олег Зарин доклад белән чыгыш ясады. Танылган татар җырчысы Альбина Ишмурзинаның чыгышы аеруча җылы һәм тирән эчтәлекле булды.

Бюстны ачу яшьләрне патриотик тәрбияләүгә мөһим өлеш кертте һәм тагын бер тапкыр тынычлык хакына кылынган үлемсез батырлык турында искәртте, диелгән хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*