tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» татар дәүләт курчак театры Уфадан гран-при белән кайта
«Әкият» татар дәүләт курчак театры Уфадан гран-при белән кайта

«Әкият» татар дәүләт курчак театры Уфадан гран-при белән кайта

«Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакле «Курсак-фест» Уфа халыкара курчак театрлары фестиваленең гран-приена лаек булды.

«Фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Без Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Анам кыры» (»Материнское поле») спектакле белән катнаштык», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Курсак-фест» Уфа халыкара курчак театрлары фестивале программасында Россия театрлары белән бергә Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан килгән коллективлар да бар иде.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*