tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районында милли спорт төрләре буенча III “Без – татарлар” спартакиадасы узды
Лениногорск районында милли спорт төрләре буенча III “Без – татарлар” спартакиадасы узды

Лениногорск районында милли спорт төрләре буенча III “Без – татарлар” спартакиадасы узды

27-28 сентябрьдә Татарстан Республикасының Лениногорск районында милли спорт төрләре буенча III “Без – татарлар” спартакиадасы узды.
Әлеге күләмле чарага Рәсәйнең төрле почмакларыннан 100 дән артык спорт сөюче татар яшьләре җыелды.

27 сентябрьдә Киров, Самара өлкәләре, Краснодар, Перьм крае, Сочи һәм шулай ук Татарстаннан килгән спортчылар Лениногорск шәһәренең истәлекле урыннарына, Тимәш авылына, “Туган якны өйрәнү” музеена сәяхәт кылдылар.

28 сентябрьдә исә Югары Каран авылында урнашкан “Алмакай” атлар утарында көтеп алынган зур бәйрәм – милли спорт төрләре буенча III “Без – татарлар” спартакиадасы узды.

Чараны тантаналы рәвештә «Лениногорск муниципаль районы»
муниципаль берәмлеге Башлыгының социаль мәсьәләләр
буенча урынбасары Вагыйзова Гөлнара Хөснетдин кызы,
Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, «Бабай утары» этнографик комплексы төзүчесе, Россиянең мактаулы энергетигы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Фәнир Гыйльметдин улы Галимов, Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы, ТР Җәядән ату федерациясе вице-президенты, җәядән ату буенча тренер, Россия чемпионаты һәм Россия Кубогы финалы призеры Хватков Константин Михаил улы, Россиядә беренче нәселле татар атлары токымын торгызучы, “Алмакай” атлар утары җитәкчесе Татарстан Республикасының ат ярышлары федерациясе президенты Нәбиуллин Фәрит Мәсәбих улы ачып җибәрде.

Спартакиада Бөтендөнья татар конгрессы, Лениногорск муниципаль районы һәм “Алмакай” атлар утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин ярдәме белән оештырылды.

Ярышларда катнашучылар 9 милли спорт төре һәм уеннары буенча көч сынаштылар. Көрәш, аркан тарту, кул көрәштерү, бер аякта көрәшү, ук ату, аударыш, таяк – тартыш, гер күтәрү һәм капчык сугышы ярышлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Уеннар барышында барлыгы 22 данә медаль һәм 17 кубок уйнатылды.

Спорт ярышлары җыр-моң белән үрелеп барды. Җирле талантлар чыгышы катнашучыларның кәефен күтәрде. Спорт бәйрәмен Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе  Ләйсән Рахманова – Шәмсуарова алып барды.

Татар яшьләрен берләштерүче, III “Без-татарлар” спартакиадасы татар халкының рухи һәм мәдәни бердәмлеген ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, борынгы гореф-гадәтләрне саклауга, үстерүгә һәм яшь буынга тапшыруга юнәлдерелгән иде.

https://vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*