Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе «Күчтәнәч» клубы очрашуын балалар язучысы, каһарман-җәлилче Абдулла Алиш иҗатына багышлап үткәргән.
«Очрашуда Казан шәһәре Яңа Савин районының «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты мөгаллиме Фәридә Сәлимова, Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры, шагыйрә Рәхимә Арсланова һәм әлеге гимназиянең 8нче сыйныф укучылары катнашты. Фәридә Бакый кызы укучыларны Абдулла Алиш турындагы истәлекләр, туган якны өйрәнү музеенда сакланучы китаплар һәм журналлар белән таныштырды», – диде «Татар-информ»га Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина.
Рәхимә Арсланова гимназиянең язучы исемен горур йөртүе, уку йортында Абдулла Алишның бюсты урнашуы һәм төрле чаралар үткәрелүе турында сөйләгән.
«Абдулла Алиш – балалар өчен гүзәл әсәрләр иҗат иткән, Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән каһарман язучы. Аның исеме һәм иҗаты күңелләрдә мәңге сакланачак», – диде Нуридә Насыйбуллина.
Чыганак: tatar-inform.tatar