tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасы татарлары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасы татарлары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасы татарлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Донецк Халык Республикасында. Бүген, 12 октябрь көнне, Донецк шәһәрендә зур чара узды. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Донецк Халык Республикасы татарлары белән очрашуына һәм Татарстан Республикасының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертын тамаша кылырга республиканың 7 шәһәреннән милләттәшләребез җыелган иде.

Очрашу Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Донецк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәшит хәзрәт Брагинның сәламләү сүзләре белән башланып китте.

Васил Шәйхразыев үзенең сәламләү сүзләрен сәфәребез белән таныштырудан башлады, чарага дога кылып керешү өчен сүзне төбәккә гуманитар ярдәм кәрваны белән килгән Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәлалетдингә бирде. Догадан соң, Бөтендөнья татар конгрессының һәрдаим Донбасс татарлары белән берлектә булуын, күп тапкырлар конгресс делегациясенең төбәккә килүен, беренче сәфәрләрдә аз санлы вәкилләр белән генә очрашулар узса, хәзер инде зур залларда чаралар үткәрелүен, бүген данлыклы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүләк буларак алып киленүен әйтте.  Ул шулай ук биш ел элек Кузбасста башланып киткән Халыкара шахтерлар Сабан туеның тынычлык урнашканнан соң Донбасста да узачагына ышануын җиткерде.

Алга таба чара “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чыгышлары белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*